Accessibility links

Кайнар хәбәр

Минзәләдә ана һәм баланың үлеменнән соң халык урамга чыгачак


Сишәмбе көнне Минзәләдә халык җыены үтәчәк.

13 декабрь көнне Минзәлә хастаханәсендә 33 яшьлек Лилия Васильева (кыз исеме Хаҗиева) бала тапканда йөрәге туктаганнан үлгән. Шәһәр халкы ана һәм баланың медицина хезмәткәрләренең гаебе белән үлүен һәм моңа протест йөзеннән хастаханә янына җыелачакларын белдерде.

Җыенда табибны эшеннән алуны таләп итәчәкләр. Җыелган халык анасыз калган гаиләгә ярдәмгә акча җыячак. Лилия Васильеваның өч баласы ятим калды.
XS
SM
MD
LG