Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 13:16

Татарстан диния идарәсендә мөселманнар хокуклары бозылганны тикшерү өчен комиссия төзелде


Татарстан диния нәзарәтендә мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров җитәкчелегендә Татарстанның төрле районнарында мөселманнар хокукларының бозылуын тикшерү өчен махсус комиссия төзелде. Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Чистайдан эзәрлекләнгән мөселманнарның хатыннары һәм аналары төркеменнән килгән үтенечне исәпкә алып комиссия булдыру турында карар кабул иткән.

Бүген мөфти Чистай районы имамнары һәм мөхтәсиб Алмаз хәзрәт Шәрифуллин белән очрашкан. Иртәгә аның Чистай хакимияте башлыгы белән очрашуы көтелә. Иртәгә шулай ук эшче комиссия Чистай һәм Түбән Камада мөселманнар һәм хакимиятләр белән очрашачак.

XS
SM
MD
LG