Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 10:00

Тәти итеп сөйләргә яраткан түрәләр майлы калҗага ябышкан


"Аланчык" кооперативы җирләре биек койма белән әйләндереп алынган

"Аланчык" кооперативы җирләре биек койма белән әйләндереп алынган

Татарстанда югары урыннарда утырган түрәләр, аларның якыннары табигатьне юк итеп коттеджлар төзү эшен дәвам итә. Милләт, Татарстанның киләчәге турында купшы сүзләр сөйләгәннәр үз кесәләрен дә яхшы кайгырта.

Зур түрәләр мөнбәрләрдән купшы сүзләр сөйләргә ярата. Аларның берсе дә Татарстанның киләчәге турында начар сүз әйтмәс. Дәүләт шурасында утырган, президент аппаратында булган, министр вазифасын башкарган, кыскасы, "урындагы" кемнең генә әйткән сүзләрен барлама, чыгышларыннан Татарстанның якты киләчәге турында фикерләр табарга була.

Мисал өчен, Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары, республиканың журналистлар берлеге җитәкчесе Римма Ратникова быел 1 ноябрьдә чуаш милли-мәдәни автономиясенең конференциясендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлауларын җиткергәннән соң "Татарстандагы милли телләр һәм мәдәниятләрне саклау өчен яхшы шартлар тудырыла" дип әйтте.

Табигатьне өйрәнү, табигый байлыкларны барлау, экологияне саклау өлкәсендә җитди фәнни тикшеренүләр алып барган Казан федераль университеты президенты Мәгъзүм Сәлахов ректор булып эшләгән вакытта КФУ оешу уңаеннан: "Университет киләчәккә омтыла. Омтылышларыбызда без иң яхшы традицияләребезгә, кире кагып булмаслык кыйммәтләребезгә таянырга һәм аларны сакларга тиеш", дигән иде.

КГТУ ректоры Альберт Гыйлметдинов 2010 елның июлендә Татарстан фән һәм мәгариф министры булып эшләгәндә Дәүләт шурасында "Киләчәк" програмына багышланган утырышта: "Татар теле тормыш коралына, милләтара аралашу чарасына әйләнергә", тиеш дип белдергән иде.

Агачлар киселгән, бетон плитәләр җәелгән, кайбер урыннарга комнар да китерелгән

Агачлар киселгән, бетон плитәләр җәелгән, кайбер урыннарга комнар да китерелгән

Саный китсәң, милләткә, татар халкына, республиканың киләчәгенә, Татарстанда төрле халыкларның дус-тату яшәвенә мөнәсәбәтле фикерләрне түрәләр еш әйтергә ярата. Алар моның белән түрәлек иткән җирләрен – Татарстанны сөйгәннәрен күрсәтергә тырыша.

Эколог активист, 1999-2010 елларда Казан думасы депутаты булган эшмәкәр Марат Бикмуллин республиканың йөзен билгели торган әйберләргә, телләр үсешенә уңай шартлар тудырылу, төрле халыкларның дус-тату яшәве, икътисадның алга киткән булуы белән беррәттән гүзәл табигатьнең саклануын да кертә. "Табигатьне республиканың матурлыгын, гүзәллеген һәм күркәмлеген күрсәтүче билгеләр исемлегеннән һич кенә дә төшереп калдырырга ярамый", ди ул.

Марат әфәнде велосипетдта төрле сәфәрләр оештырырга ярата. "Бездә дә табигать искиткеч гүзәл, юлда очраган авыллар да үзенчәлекле, татар авыллары үзенә бер төрле, катнаш авыллар үзенчә, хәтта анда яшәгән кешеләрнең йөзләренә, киемнәренә, торган өйләренә карап та ни уйлаганнарын, ничек көн күрүләрен белергә була. Тегендә татар теле, монда рус теле, мисал өчен, Буаны алсак, анда чуашы, татары, русы бергә яши. Аларның уйлавы да башкача. Мин бу манзараны республиканың гримсыз йөзе дип атар идем. Бу йөзне табигатебез тагын да матуррак итә", дип әйтә ул.

Татарстандагы гүзәл табигать почмаклары соңгы елларда гомум рухи байлыкка түгел, аерым бер түрәләрнең коттеджларын уратып алган бүтән кеше үтеп керә алмаслык урынга әйләнә башлады. Коттедж төзү өчен менә дигән урманнар юк ителә.

Казаннан Лаеш районына таба 14 чакрымнар тирәсендә "Яшел наратлык" ("Зеленый бор") дип аталган авыл янындагы табигать почмагында "Аланчык" ("Полянка") кооперативы корткычлыкларына бүген дә нокта куелмаган. Тыелган урманны кисеп йортлар төзи башлауга каршы Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы керешсә дә хәлләр уңай якка үзгәрмәде.

2010 елның 13 апрелендә булган акцион карары белән Матюшинский урман хуҗалыгына караган "Яшел наратлык" авылы янындагы сигез гектар урман үзәгәртү өчен "Аланчык"ка тапшырыла. Арендатор монда 22 ял итү өчен вакытлы корылма, 24 хуҗалык корылмалары, 21 утырып ял итү урыннары, гомум кулланылыштагы юл, чүп әрҗәләре урнаштыру өчен мәйданчыклар, балалар мәйданчыклары төзергә тиеш була.

Вакыт уза тора, эшләр дә башка юнәлеш ала башлый. Агачлар киселә, зур мәйданнарда урман туфрагы юк ителә, корылмалар төзеләсе урыннар биек койма белән әйләдереп алына, тимер-бетон боҗралар куелып коелар казыла, газ кертелә. Кайбер мәгълүмат чаралары белдерүенчә, монда 1739 агач киселә. Инде кайбер урыннарга кирпеч һәм ком да китерелә башлаган.

Урманны юк итү күпләрдә ризасызлык тудыра. "Ветеран-нефтяниклар" бакчачылар җәмгыяте вәкиле Тамара Филянина урманны саклап калу өчен бер елдан артык инде төрле оешмаларга мөрәҗәгать итә. Әмма нәтиҗәсе күренми. Бакчачылар 2012 елда 2000 меңләп агач киселде дип белдерә.

Бу корткычлыкка каршы кайбер мәгълүмат чаралары да мәкаләләр язды. Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы канун бозулар булуны ачыклап бер тапкыр мәхкәмәгә мөрәҗәгать итүгә карамастан таләпләр үтәлмәде, мисал өчен, әйләндереп алынган койманы да сүтмәделәр.

Быел октябрь аенда Русия баш прокуратурасы тикшерүе булды. Шуннан соң гына районара табигатьне саклау прокуратурасы тагын кыймылдый башлады. Алар төзелеш башланган җирдә күпләгән ярамаган эшләр башкарылуын һәм хокук саклау оешмаларына гаеплеләрне җавапка тарту өчен шикаять язуларын белдерә.

Табигатьне саклау прокуратурасы Азатлыкка "Аланчык" тирәсендәге вазгыятьнең бүген ничек булуы турында аңлатма бирүдән баш тартты.

"МК" язуынча, бу тирәдә яшәүчеләр төзелешләр башлау өчен урман кисеп, койма белән әйләндереп алынган бу урынны "Министрлар кабинеты поселогы" дип тә атыйлар икән. "Аланчык" ("Полянка") 2009 елның 15 декабрендә теркәлгән һәм аңа барлыгы 20 кеше кергән.

Алар арасында Татарстан мәгариф һәм фән эксминистры Альберт Гыйлметдиновның кызы Лилия Янгуразова, Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов кызы Айгөл Зарипова, Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникова, КФУ президенты Мәгъзүм Сәлахов җәмәгате Изилә Сәлахова, Татарстан премьеры урынбасары Юрий Камалтынов кызы Татьяна Советова да бар. Исемлекне дәвам итәргә була.

Марат Бикмуллин фикеренчә, "Аланчык" тирәсендә туган вазгыять түрәләрнең икейөзлелеген күрсәтә.

Марат Бикмуллин Казан янындагы урманны чистарту өмәсендә

Марат Бикмуллин Казан янындагы урманны чистарту өмәсендә

"Кеше табигатькә якынаерга омтыла. Әмма кеше һәм табигать арасындагы киртәләр канун белән билгеләнә. Әгәр кануннар турында сүз сөйләүче һәм бу кануннарны беренче чиратта үзләре үтәргә тиеш кешеләр бу киртәләрне боза икән – ул аларның икейөзлелеген күрсәтә. Әгәр кануннар бозыла икән, дәүләт чаралар күрергә тиеш. Чара күрелми икән, димәк, дәүләт үзенең булдыксызлыгын, көчсезлеген, хакимият идарәсе булмауны һәм илдә бардак башланганны күрсәтә", ди Бикмуллин.

Аның фикеренчә, Татарстанның йөзе булган телләр, мәдәниятләр, гореф-гадәтләр, икътисади үсеш берлегенең бер кисәге булган табигатьне канун бозып юк итү зур зыян сала. Әгәр түрә югары урында утыра икән, майлы калҗаны кулыннан ычкындырмау, бу байлыклар колы булмау җиңел түгел икәнен дә аңлау кирәк, әмма алар, беренче чиратта, тыелып калырга тиеш, ди ул.

Ул Татарстан йөзенә үзләреннән чын күңелдән өлеш кертүчеләр булуын да әйтә, әмма алар түрә түгел, гади эшмәкәрләр ди.

"Минем бер танышым бар. Ул хәзер җирләрне куллануга алып торып анда яңа технолгия белән урманнар үстерә. Бу технология белән урманнар биш тапкыр тизрәк үсә. Икенче бер танышым 50 сутый җир алып анда бөтен кеше шаклар катарлык дендрарий үстерде. Аңа КФУның биофагыннан студентларны алып килеп күрсәтләр", ди Бикмуллин.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG