Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:21

Минзәләдә дистәләгән кеше ана белән бала үлеменә ризасызлык белдерергә чыкты


Сишәмбе көнне Минзәлә үзәк хастаханәсе каршына берничә дистә кеше җыелып 33 яшьлек Лилия Васильеваның (кыз исеме Хаҗиева) узган атнада бала тапканда үлеменә ризасызлык һәм ачу белдерергә чыкты.

Өч бала анасы, балалар һәм яшьләр спорты мәктәбенең аэробика укытучысы Лилия Васильева 13 декабрь хастаханәгә дүртенче баласын табарга килгән булган. Табиблар аның бала тапканда йөрәге туктаганнан үлгәнен белдерде. Шәһәр халкы ана һәм баланың медицина хезмәткәрләренең гаебе белән үлүен әйтә һәм гаепле булганнарны җәзага тартырга чакыра.

Хастаханәнең баш табибы Павел Стоногин Азатлык радиосына, "тикшерү башланды, аның нәтиҗәләре өч атнадан игълан ителәчәк", дип белдерде.

XS
SM
MD
LG