Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:22

Ананың карындагы баласы белән үлеме Минзәлә халкын аякка бастырды


Минзәләләр район хастаханәсенең баш табибы Павел Стоногиннан сәламәтлек саклаудагы җитешсезлекләрне бетерүне таләп итә

Минзәләләр район хастаханәсенең баш табибы Павел Стоногиннан сәламәтлек саклаудагы җитешсезлекләрне бетерүне таләп итә

Минзәләдә хакимиятләр рөхсәт итмәсә дә халык 17 декабрьдә район хастаханәсе каршына митингка чыкты. Хастаханәдәге башбаштаклыкларны, дүрт бала әнисе Лилия Васильеваның (Хаҗиева) һәм аның карындагы баласының үлемен җентекләп тикшерү таләбе белән район прокуроры исеменә язылган мөрәҗәгатькә имза җыелды. Митингта районда сәламәтлек саклауда булган җитешсезлекләр дә әйтелде.

"Лилиянең үлеме бөтен Минзәлә өчен көтелмәгән хәл булды, шаклар каттык. Лилия тормыш сөя, һәрвакыт шат һәм көр күңелле иде. Ул сәламәтлегенә беркайчан да зарланмады. Бәбиләр вакыты җиткәнгә кадәр "Юбилейный" балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә аэробика күнегүләре үткәрде. Әле базарга барып анда сату иткән әнисенә дә булыша иде. Безнең өчен сау-сәламәт ханымның үлеме зур хәсрәт булды", дип сөйләде әлеге спорт мәктәбендә эшләүчеләрнең берсе Азатлыкка.

Бу мәктәптә эшләүчеләр барсы да, егермеләп кеше, хастаханә каршында оештырылган митингка барган. 33 яшьлек Васильева бу спорт мәктәбендә 2004 елдан бирле эшләгән булган.

Минзәләләр сәламәтлне саклаудагы җитешсезлекләрне тикшерү таләбе белән прокурор исеменә имза җыя

Минзәләләр сәламәтлне саклаудагы җитешсезлекләрне тикшерү таләбе белән прокурор исеменә имза җыя

Митингны оештыручы активистлар район башлыгы Айдар Сәлаховка бу чарага рөхсәт сорап мөрәҗәгать юлласа да хакимиятләрдән уңай җавап алмады. Митинг рөхсәтсез генә үтте.

Чарада күпме кеше катнашуы турында төрле хәбәрләр бар. "Халык йөзгә якын иде", "60-70-ләп кеше булды, узып баручылар да кушылды, кемдер эшкә ашыкты", дип белдерделәр бу протест митингын үз күзләре белән күргәннәр.

Чарада катнашучылар район прокуроры исеменә язылган мөрәҗәгатьне имзалады. Халык Васильева үлеменә китергән сәбәпләрне ачыклауны, районда сәламәтлек саклауда булган җитешсезлекләрне тикшерүне, гаеплеләрне җәзага тартуны таләп итә.

Митинг вакытында сүз алып чыгыш ясаучылар да районда сәламәтлек саклауда булган башбаштаклыкларны да ачынып сөйләде.

Алар сүзләренчә, хастаханәдәге җиһазлар нык искергән, акушер-гинекологлар үз вазифаларын җиренә җиткереп башкармый, тәҗрибәләре аз. Лилия бала тапкан вакытта аның янында булган Мәдинә Остроумованы эштән алуны таләп итә митингта катнашучылар. Күп авырлы хатыннарның Минзәләдә бәбиләргә курыкканга Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләренә барып табуларын да әйтә алар.

Шулай ук хастаханәдә түләүсез хезмәт күрсәтелергә тиеш булса да табибларның акча таләп итүен, медицина ярдәме өмет итеп килгәннәргә дорфа сүзләр әйтүләрен дә белдерә минзәләләр. Туасы нарасыйларның үлү очраклары булуны да телгә алды алар. Чакырган табибларның килмәве, хастаханәгә авыр хәлдә үзләре килгәч тә табиблар белән очраша алмауларын өзгәләнә-өзгәләнә сөйләделәр.

Район хастаханәсе каршына җыелган халык

Район хастаханәсе каршына җыелган халык

"Без бу бардакка күп түздек инде, Лилиянең һәм аның баласының үлеме соңгы нокта булды, бүтән түзеп торырга хәлебез калмады", диде Азатлыкка әлеге чарада катнашучыларның берсе.

Район хастаханәсенең баш табибы Павел Стоногин митингка җыелган халык янына чыкты. Ул Азатлыкка хастаханәдәге хәлләрнең алай ук начар булмавын белдерде. "Бездәге җиһазларны иске дип әйтмәс идем мин, бездә дә район хастаханәләре өчен гадәти җиһазлар инде. Табибларның һәм медицина хезмәткәрләренең дорфалыгына килгәндә, бу мәсьәләдә эшләрбез", диде ул.

Стоногин сүзләренчә, Васильева вафатына кадәр дә районда бер тапкыр йөкле ана үлгән очрак булган. Бер инвалид ханымга табиблар баласын төшерергә кушкан булганнар, әмма ул табарга теләгән һәм үлеп киткән. Баш табиб соңгы ике елда районда үле бала табу очракларының күпме булуын төгәл генә әйтеп бирә алмады. "Әллә бер, әллә ике очрак булганы бар", диде ул.

Аның сүзләренчә, хәзер бу үлем сәбәпләрен ачыклау өчен районда махсус комиссия эшли, белгечләр Лилиянең әнисе һәм якыннары белән дә очрашачак.

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы Васильева һәм аның баласының үлеменә карата "бала таба башлаганда йөрәк һәм кан тамырлары эшчәнлегендә җитди җитешсезлекләр башланды, интенсив терапия һәм реанимация күрсәтелүгә карамастан үлем очрагы теркәлде" дип белдерә. Министрлык ана карынындагы бала да йөрәге туктаудан үлгән ди.

Лилия Васильева рәсеме янында прокурор исеменә мөрәҗәгать имзалыйлар

Лилия Васильева рәсеме янында прокурор исеменә мөрәҗәгать имзалыйлар

16-17 декабрьдә Татарстанның баш акушер-гинекологы җитәкчелегендәге төркем Минзәләдә тикшерүләр үткәрде. Васильеваның нигә йөрәге туктаган, үлемгә ни сәбәп булган - боларны гистологик тикшерү ачыклаячак. Стоногин сүзләренчә, нәтиҗәләр ике-өч атнадан соң гына билгеле булачак.

Минзәләләр бу көннәрдә "Вконтакте" битендәге "Мензелинск онлайн" төркемендә Васильева үлеменә мөнәсәбәттә урнаштырылган сорауларга тавыш бирә. Тавыш биргән 670 кешенең 73%-ы газапка дүчар итүче табибларны эштән куарга дип белдерә. 15% минзәләләр алга таба да бернәрсә дә үзгәрмәячәк дигән фикердә. 12% фикер белдерүчеләр бу хәлнең бөтен Русиягә таралганлыгын әйтә.

13 декабрьдә Минзәлә район хастаханәсенең бала табу бүлегенә килгән Лилия Васильева (Хаҗиева) һәм аның карынындагы нарасые да үлә. Васильеваның балигъ булмаган дүрт улы кала.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG