Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 03:16

Кырым язучылары елга нәтиҗә ясады


14 декабрьдә Акмәчәттә И.Франко исемендәге китапханәдә Украина язучылары берлегенең Кырым бүлеге 2013 елга нәтиҗә ясап Кырым бүлегенең әдәбият премияләрен тапшырды.

Украин бүлегенең С.Руданский исемендә өч премиясе украин язучыларына, рус бүлегенең А.Куприн исемендә премияләре рус язучыларына бирелде. Бу премиянең дипломы белән иң яшь катнашучы, кырымтатар мәктәбе укучысы Бекир Аблаев бүләкләнде.

Кырымтатар бүлегенең өч премиясе – нәсер номинациясендә Урие Эдемовага, шигърият номинациясендә Певат Зетига һәм публицистика жанрында язучы Закир Куртнезирга сентябрь аенда тапшырылган иде. Алар һәммәсе өлкән яшьтәге язучылар.

Премияләрнең акчалата күләме зүр тугел – 1000 гривна (125 доллар).

Жыелышта украин-рус-кырымтатар телендәге “Кырым” журналының 2013 елда чыккан дүрт саны, “Әдәби Кырым” газетасы саннары да тәкъдим ителде.

Чарада Украина президентның Кырымдагы даими вәкиле Виктор Плакида, Кырым мәдәният министры Алена Плакида, язучылар катнашты. Кырымтатарлардан кырымтатар язучылары берлеге рәисе Риза Фазыл, җырчылар Рөстәм Мәмәтов, яшь җырчы Халисә Аблаева, шагыйрьләр чыгыш ясадылар.

“Азатлык” радиосы Кырымтатар язучылары берлеге рәисе Риза Фазыл белән сөйләште.

– Язучылар өчен 2013 ел нинди булды?

Кырымтатар язучылары берлеге рәисе Риза Фазыл

Кырымтатар язучылары берлеге рәисе Риза Фазыл

– Язучылар иҗат итеп тордылар, китапларын нәшәр иттеләр, матбугатта, газеталарда, “Йолдыз” журналында аларның әсәрләре басылып торды. Мәнә яңа “Кырым” журналында да алар катнашып тордылар.

– Яңа китаплар дисез, ләкин 2013 елда кырымтатар телендә чыккан яңа китаплар, әсәрләр чыкканын ничектер хәтерләмим...

– Әйе, Певат Зетиның “Ни өчен состык?” (“Почему замолчали?”) шигырьләр җыентыгы, Закир Куртнезирның “Дөнья йөрдем, ниләр-ниләр күрдем” китаплары 2012 елда чыгарга тиеш иделәр, ләкин алар 2013 елда чыктылар.

– Өлкән буын кырымтатар язучылары инде күп калмады, аларның иҗади потенциаллары да сүнеп бара дияргә мөмкиндер. Аларны алмаштыручы буын бармы? Кырымтатар язучылары берлеге яшьләрне әдәбиятка җәләп итү эшен алып барамы?

– Язучы ул карт булса да язып тора, монда яшьнең роле зур түгел. Яшьләргә килгәндә, бездә китапханә каршында “Ильхам” әдәби клубы эшли. Ләкин бу ике яклы мәсьәлә – яшьләр үзләре дә язучылар белән эләмтә тотарга тиеш, моңа омтылырга тиешләр. Читтә утырып үсеп булмый. Монда төп проблема – туган телне белмәү мәсьәләсе беренече урында. Телне белмәгән иҗатчының туган телендә яхшы әсәр тудырачагы бик шикле. Ә бездә туган телне белгәннәр көн саен кими бара.

– Ни өчендер яшь иҗатчылар үзләрен танытмыйлар, аларны телевидениедә, радиода бирмиләр. Бу мәсьәләдә язучылар берлеге нәрсә эшли ала?

– Гомумән, бу мәсьәлә бөтен язучыларыбызга кагыла. Җәмгыятебез әдәбият белән кызыксынмый. Дөрес, яшьләр белән “Йолдыз” журналы шактый эш итә соңгы вакытта. Мәнә быел 25 яшькә хәтле иҗатчылар арасында журнал конкурс игълан итте һәм бездә яңа исемнәр дә пәйда була башлады. Журнал аларга үзенең премиясен оештырды. Ел азагында редколлегия конкурска килгән әсәрләрне карап шигырь, нәсер номинацияләре буенча нәтиҗә чыгарачак. Мондый чаралар яшьләрне шактый активлаштыра. Бу эшне дәвам итәргә кирәк.

– Кырымтатар язучылары берлегәнә кемдер ярдәм итәме?

– Кызганыч, безнең милли юлбашчыларыбыз әдәбиятыбызга бик салкын карыйлар. Алар язучылар берлегенең эше белән кызыксынмыйлар, алар белән очрашмыйлар. Менә шундый мөнәсәбәт аларда. Язучылар Кырымга кайткан заманда милли хәрәкәттә катнашучыларның берсе, бер яшь кеше безгә мондый язучылар кирәкми, без Кырымда яңа язучыларны тудырырбыз дигән иде. Ул заманнан инде 25 ел үтте. Әлегә кадәр тудыралар.

Ә без Үзбәкстанда да әдәбиятыбызга хезмәт итеп килдек, хәзәр дә язабыз, кулыбыздан килгәнен эшлибез.


Белешмә. Сөргеннән соң Кырымтатар язучылар берлеге рәсми рәвәштә иҗат оешмасы буларак 2008 елда теркәлде. Украина Язучылары берлегендә кырымтатар язучылары берлегенең статусы аерым (аны автоном статус дип тә йөртәләр). Кырымтатар язучылары берлеге тәкъдиме белән Украина Язучылары Милли берлегенең 27 президиум әгъзасы арасында Кырым язучылар берлегенең рәисе белән бергә кырымтатар язучыларының даими президиум вәкиле дә бар. Кырымтатар язучылары берлегенең Киевтан финансланган штатлары бар. Шулай ук Кырымтатар язучылары берлеге Кырым язучылар берлегәнә 2012 елда коллектив әгъза булып керде. Аның идәрәсендә украин, урыс, кырымтатарлардан бишәр әгъза, президиумда өчәр әгъза бар. Бугенге көндә Украина язучылары милли берлегендә 26 кырымтатар язучысы әгъза булып тора. Соңгы өч елда берлеккә 12 кырымтатар язучысы кабул ителде.

XS
SM
MD
LG