Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Тоткын янына адвокатны кертмәү аның конституцион хокукларын боза"


Документны Казан хокук яклау үзәге таратты
Документны Казан хокук яклау үзәге таратты

Түбән Камада интектерелгән ир-атлар янына адвокатларны кертмәү боерыгы шәһәрнең тикшерү комитетыннан килгән. Идарә башлыгы Рамил Билалов Түбән Кама эчке эшләр идарәсе башлыгы Айрат Садыковка язган әлеге документны Казан хокук яклау яклау үзәге таратты. Юристлар фикеренчә, әлеге боерык канунга каршы килә.

Хатта юстиция подполковнигы Рамил Билалов полиция полковнигы Айрат Садыковка тоткыннар янына адвокатлар һәм хокук яклаучыларны язма рәвештә рөхсәт белән генә кертергә куша. Рөхсәт тикшерү төркеме башлыгы - Татарстан тикшерү идарәсе тикшерүчесе, өлкән юстиция лейтенанты Илшат Төхвәтуллин тарафыннан бирелгән булырга тиеш. Биловның хатына күрә, мондый чикләү “тоткыннарның конституцион хокукларын яклау һәм тикшерү серләрен таратмау” өчен эшләнелә.

Элегрәк Түбән Кама вакытлы изоляторында чиркәү яндыру һәм ракета әзерләүдә шикләнелгән ир-атларның әлеге җинаятьләрне үз өстенә алсын өчен интектерелүе турында билгеле булган иде. Тикшерү комитеты интектерү фактларын кире какты. Хәзер изоляторда газапланган Рафаил Зарипов һәм Алмаз Галиев шәһәр хастаханәсендә, ләкин алар янына адвокатларны кертмиләр.

"Тикшерүчеләрнең гамәлләре канунсыз, тоткыннарның яклауга конституцион хокукларын боза", - дип белдерә Казан хокук яклау үзәгенең матбугат секретаре Булат Мөхәммәтҗанов. Яклаучылар тикшерү комитеты башлыгына карата прокуратурага шикаять юллаган.

Мөфти прокурорга мөрәҗәгать итте

Кама арты вакыйгаларына карата Татарстан мөфтияте дә үз карашын белдерә. Нәзарәткә тоткарланганнарның хатыннары һәм аналары инициатив төркеменнән аноним мөрәҗәгать килгән. “Шулай ук газетларда әлеге тикшерүләр вакытында илебез гражданнарының иреге һәм хокуклары бозылуы турында мәгълүмат чыкты. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин әлеге мәгълүматларны тикшерүне сорап Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйковка мөрәҗәгать итте”, - диелә мөфтият сайтында.

Бастрыкинга хат язганнар

Изоляторда интектерлгәннәрнең туганнары Татарстан аксакаллар шурасына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Шура рәисе Рәиф Галиев Түбән Камада интектерү очракларын тикшерүне сорап Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга мөрәҗәгать юллаган.

“Эшне читләр алып бара, җирле полиция бернәрсә белми”

Мөселманнарны кулга алу һәм интектерү очракларына карата татар милли хәрәкәте активистлары да борчылу белдерә. Язучы Фәүзия Бәйрәмова Түбән Кама милли хәрәкәте җитәкчесе, шәһәр советы депутаты Хәлил Әюповка хат язып, аннан изоляторга һәм хастаханәләргә кереп, кыйналган мөселманнарның хәлен белүен үтенгән. Бу хакта ул үзенең Facebook сәхифәсендә яза. “Бер кая да кертмиләр. Эшне читтән килгән кешеләр алып бара. Урындагы полиция хезмәткәрләре үзләре дә бернәрсә дә белмиләр", - дип җавап биргән аңа Әюпов.
XS
SM
MD
LG