Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 21:25

Дума сепаратизмга чакыру өчен төрмә җәзасы канунын беренче укылышта хуплады


Русиянең Дәүләт думасы сепаратизмга чакыру өчен биш елга кадәр төрмә җәзасы бирү канунын беренче укылышта хуплады. Бу тәкъдимне думага 9 декабрь коммунистлар башлыгы Геннадий Зюганов җитәкчелегендәге бер төркем депутатлар керткән иде.

Русиянең Җинаять кодексына "Русиядә сепаратизмга чакыру" турындагы аерым маддә кертергә, аның өчен 300ләп мең сум штраф, 300 сәгать мәҗбүри хезмәт яки өч елга кадәр төрмә җәзасы тәкъдим ителә. Сепаратизмга чакыру мәгълүмат чаралары, шул санда интернетта алып барылган булса, андый очракта гаепләнүчегә биш елга кадәр төрмә яный.

Канун кабул ителгән хәлдә аның 2014 елның 9 маенда гамәлгә керүе көтелә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG