Accessibility links

Кайнар хәбәр

2000 елдан бирле беренче тапкыр Олимпия уеннарына АКШ җитәкчеләре килми


Соңгы 14 елда беренче тапкыр Олимпия уеннарына АКШ президенты, элекке президенты, ил җитәкчесенең хатыны яки вице-президент килмәячәк.

"АКШ төркеме илебезнең төрлелеген, әмма максатлары һәм эшләре бердәм булуын күрсәткән кешеләрдән тора", диде Ак Йортның матбугат вәкиле.

АКШ спортчылары арасында үзенең лесбиян икәнен яшермәгән, спортта ирләр белән хатын-кызларның хокуклары тигезлеге өчен көрәшкән элекке теннисчы Билли Джин Кинг булачак, дип хәбәр ителә.

Ак Йорт хәбәр итүенчә, президент Обаманың вакыты Сочи Олимпия уеннары барган көннәрдә бик тыгыз булачак, шуңа ул Русиягә килә алмаячак. Обама Русия белән каршылыклар, шул санда "традицион булмаган җенси мөнәсәбәләрне пропагандалауга каршы" канунга ризасызлык булуына карамастан Сочи уеннарына бойкот игълан ителмәячәк, дип белдергән иде.

Белгечләр фикеренчә, Олимпия уеннарына АКШның югары вәкилләрен җибәрмәве үзенә күрә бер ишарә булып тора. 2010 елда АКШ төркемен вице-президент Джо Байден, 2012 елда АКШ президентының хатыны Мишель Обама җитәкләгән иде.

Быел АКШ спортчылары Калифорния университеты ректоры, элекке Милли иминлек секретаре Жанет Наполетано җитәкчелегендә киләчәк, шулай ук Сочига алар белән АКШНың Русиядәге илчесе Майкл МакФол барачак.

Халыкара Олимпия комитетына да Кышкы Олимпия уеннарын оештыру эшен Русиягә тапшыруы өчен тәнкыйть булды.
XS
SM
MD
LG