Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 12:43

2013 елда дөньяда 71 журналист һәлак булган


Узып баручы елда үз эшләрен башкарганда 71 журналист һәлак булды, дип хәбәр итте "Чикләрне танымаган хәбәрчеләр" исемле халыкара хокук яклау оешмасы. Бу узган ел белән чагыштырганда азрак, әмма журналистларны урлау һәм аларга каршы көч куллану очракларының саны "бик югары булып кала", диелгән 2013 ел хисабында.

Оешманың генераль секретаре Кристоф Делуар сүзләренә караганда, төп максат – журналистларга каршы җинаятьләр кылучыларны җәзага тарту юлларын табу.

Аеруча бу БМО Иминлек Шурасының журналистларга имин эш шартлары тудыру турындагы 1738 санлы резолюция кабул ителүнең җиде еллыгы тулган көн якынлашканда мөһим, дип өстәде Делуар.

Журналистлар арасындагы корбаннарның күбесе Азия илләрендә (24), Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африкада (23). Һәлак булганнарның 40% Сүрия, Сомали һәм Дагыстаннан.

XS
SM
MD
LG