Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чын зыялы нинди булырга тиеш?


Бибинур Сабирова
Бибинур Сабирова
Илдус әфәнде Әмирхан белән 90нчы елларның урталарында Казанга бер баруымда очрашып озак фикер алышып утырырга насыйп булган иде миңа. Әлегә кадәр аның белән сөйләшеп аралашуның тәэсирендә яшим мин. Татарның чын зыялысы ул. Милләтне күтәрүдә ул зыялыларга өмет баглап дөрес эшли әлбәттә. Әмма күпме соң бездә "зыялы" булып саналган чын зыялылар? Андый "зыялылар" өчен милли мәдәниятебез, сәнгатебез һәвәскәрләрнең сәхнәгә чыгып җырлап биюләре белән чикләнеп ята.

Дөрес фикер: милләтне бүген имамнар гына күтәрә алмый, чөнки белемле-гыйлемле имамнар да аз. Дин әһелләре белән галимнәр, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләренең бергәләшеп зыялылык дәрәҗәсенә күтәрелүе шарт милләтне торгызу өчен, ә аларның юллары берничек тә кисешми бүгенге көндә.

Узган атна-ун көн аралыгында миңа ике мәчет ачылуында булырга туры килде. Берсендә – районда бердәнбер татар авылында зур дини һәм милли бәйрәм булып үтте мәчет ачылу, мәктәп укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре – авылның олысы-кечесе мәчеттә җыелды. Икенчесендә – халкының 40 процентын татар тәшкил иткән районның зур гына бер татар авылының яңа мәчете ачылышында ник бер укытучы йә бер мәдәният хезмәткәре булсын! Соңрак мәктәпкә барып аның мөдире белән сөйләшкәндә, ул барлык сорауларга да: "Без дәүләт заказын үтибез" дигәнрәк фикерләреннән уза алмады. Бу мәктәпнең укытучылары да үзләрен зыялылар дип саныйлар бит.

Әйтәсе килгән сүзем шул: милләтне күтәрүдә зыялыларны катнаштыру өчен, чын зыялы нинди булырга тиешлекне ачыклап халыкка җиткерергә, зыялылар тәрбияләп үстерергә, халык лидерлары итеп чын мәгънәсендәге зыялыларны күтәрергә кирәк. Лидерлардан күп нәрсә тора. Милли үсеш хәрәкәтенең сүнеп юкка чыгып баруын күзәтеп, күптән килгән идем бу фикергә.

Бибинур Сабирова
Төмән шәһәре

Азатлыкның "Халык сүзе" бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашларын чагылдыра.
XS
SM
MD
LG