Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселманнарны "Русиянең экстремизмга каршы иң яхшы көрәшүчесе" газаплаган


Полиция майоры Юрий Федотов
Полиция майоры Юрий Федотов

Мөселманнарны кыйнаган полиция майоры Юрий Федотов узган ел "Русиядә экстремизмга каршы иң яхшы көрәшүче" исеменә лаек булган. Хокук яклаучылар мәгълүматына күрә, ул инде 2005 елдан бирле Чистайда мөселманнарны эзәрлекли һәм интектерә. Шуның белән беррәттән ул районда укучылар белән очрашып, экстремизмга каршы лекцияләр укый.

Алексеевски һәм Түбән Камада полициядә кыйналган Рушан Хөснетдинов Азатлыкка хәбәр иткәнчә, мөселманнарны интектерүдә актив катнашучыларның берсе – полиция майоры, Чистай эчке эшләр идарәсенең экстремизмга каршы үзәге хезмәткәре Юрий Николай улы Федотов.

Ул Хөснетдиновны Алексеевскида кыйнаган булган. Егетне чиркәү яндыру, ракета әзерләүне үз өстенә алып һәм кардәшләренә каршы шаһитлык итүне таләп итеп интектергәннәр.

Федотов 2011 елда Илдус Фәизгә һөҗүм оештыру һәм Вәлиулла Якупны үтерүдән соң Кама арты мөселманнарын эзәрлекләүдә дә актив катнашкан булган.


“Нусра” хокук яклау үзәге мәгълүматына күрә, Федотов мөселманнарны газаплау белән 2005 елдан бирле шөгыльләнә. “Мөселманнарны (шул исәптән балигъ булмаганнарын да) кыйнаган һәм мәсхәрәләгән, аларга һәм шаһитларга карата психологик басым ясаган”, - диелә үзәкнең сайтында.

"Экстремизга каршы иң яхшы көрәшүче"

Юрий Федотов узган елны Русиядә “экстремизга каршы иң яхшы көрәшүче” исеменә лаек булган
Юрий Федотов узган елны Русиядә “экстремизга каршы иң яхшы көрәшүче” исеменә лаек булган
Шуның белән бергә Юрий Федотов узган елны Русиядә “экстремизмга каршы иң яхшы көрәшүче” исеменә лаек булган. Майор 2012 елның 26-29 сентябрендә Мәскәүдә узган Русия эчке эшләр министрлыгының төбәкләрдәге экстремизмга каршы көрәш үзәкләре хезмәткәрләренең бөтенрусия бәйгесендә беренчелекне яулаган. Бу хакта Татарстан эчке эшләр идарәсе сайтында әйтелә, хезмәттәшләре аны тәбрикли һәм эшендә уңышлар тели. Бәйгедә катнашучылар корал белән эш итү, чыдамлык, физик әзерлек, кануннарны белүдә ярышкан. Ул вакытта Федотов әле полиция капитаны дәрәҗәсендә булган.

Юрий Федотов
Юрий Федотов
Хокук саклаучы Чистайда профилактик эш тә алып бара. 2012 елда ул “Экстремизмга - юк!” айлыгы кысаларында мәктәп укучылары һәм аларның ата-аналары белән очрашып, экстремизмның куркынычлыгы турында түгәрәк өстәлдә катнашкан. Шундый ук очрашу быел да КФУның Чистай филиалында узган булган.

Азатлык радиосы Федотовтан мөселманнарны интектерүгә карата комментар алыр өчен аның белән элемтәгә керде, ләкин майор безнең сорауларга җавап бирүдән баш тартты.
XS
SM
MD
LG