Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә милләтара низаг тудыруда гаепләнгән Рәфис Кашаповны аклады


Чаллы мәхкәмәсе Чаллы Татар Иҗтимагый үзәге җитәкчесе Рәфис Кашаповның берничә ел элек интернетта Казанда үтәчәк Хәтер көненә чакыруы милләтара низаг тудырмый, дигән карар кабул итте. 19 декабрь утырышы татар һәм рус телләрендә барды, дип хәбәр итә Чаллы Татар Иҗтимагый үзәгенең матбугат вәкиле Фәгыйм Вәлиев.

2003 елның мартында Рәфис Кашапов милләтара низаг һәм дошманлык тудыруда гаепләнеп кулга алынды. Аның 2001 елның 15 февраленнән алып 2002 елның 24 октябренә кадәр тараткан белдерүләре тикшерелде. Кашапов махсус хезмәтләр басымына зарланып ачлык игълан итте. Нәтиҗәдә мәхкәмә Русия финанс министрлыгына рухи зыян өчен Кашаповка 280 мең сум түләргә дигән карар чыгарды.
XS
SM
MD
LG