Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гуантанамодан чыккан суданлы һәм гарәп тоткыннары үз илләренә кайтты


Гуантанамода тотылган ике соңгы суданлы пәнҗешәмбе көнне АКШ хәрби очкычында Суданга кайтарылды. Аларның берсе Нур Отман Мөхәммәд 2011 елның февралендә террор һөҗүмнәрен оештыруга катнашы булуын таныды. Гаебен тану нәтиҗәсендә аңа гомерлек төрмә урынына 14 еллык төрмә, аны да 34 айга кичектерү карары кабул ителде. Ибраһим Идрис исемле икенче тоткынга бернинди дә гаепләү белдерелмәгән, соңгы 11 ел ул психиатрия хастаханәсендә тотылган.

Бу атнада шулай ук Гуантанамодан үз илләренә ике согуди дә кайтарылды.

АКШның Кубадагы Гуантанамо төрмәсендә террорга катнашы булуда шикләнелгән 158 тоткын кала, алар арасында Чаллыдан Равил Минһаҗев та бар. Минһаҗевның әнисе Зөһрә Вәлиуллина "Дөньяда улымны үзләренә сыендыра алучы татар җәмгыятьләре булса, аны азат итәргә мөмкиннәр", дип белдергән иде.

АКШ президенты Барак Обама яңа мөддәткә президент итеп сайланганда Гуантанамо төрмәсен ябу ниятен белдергән иде.
XS
SM
MD
LG