Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 01:38

Европа шурасы комиссары полиция рәхимсезлеге турында хәбәрдар


Европа шурасы Кеше хокуклары комиссары Нилс Муйжниекс Берлинда Азатлык сорауларына җавап биреп Татарстанда хокук бозулар турында белүен әйтте.

Татарстанда "Дальный" гаугасын да узып китәрлек яңа җәберләү һәм газаплау очрагы сурәтендә Европа Шурасының кеше хокуклары комиссары, күптән түгел Русиядә булып киткән Нилс Муйжниекс полициядә кеше газаплаучыларны аеруча каты хөкем итәргә, моның өчен җинаять кодексына аерым маддә кертергә чакырды.

"Бу тәкъдим Европа шурасыннан гына түгел, БМОдан да килде. Русиядә генә түгел, кайбер башка илләрдә дә тоткында газаплау очраклары булганда гаепләү белдерелмәвен, белдерелсә дә тиешле җәза билгеләнмәвен күрәбез. Мәсьәлә бик җитди", диде Муйжниекс 19 декабрь Берлинда узган матбугат очрашуында.

​Азатлыкның Германиядәге хәбәрчесе Юрий Векслер комиссарга ике сорау белән мөрәҗәгать итте.

– Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә булып яткан хәлләр турында мәгълүматыгыз бармы?

– Без барысы турында да хәбәрдар. Мәгълүматне без рәсмиләрдән дә, хөкүмәттән бәйсез оешмалардан да алып торабыз. Анда полициянең тоткыннарга карата рәхимсез мөнәсәбәте билгеле, без моны Татарстанга булган соңгы сәфәрдән соң хисап әзерләгәндә тәнкыйтьләп искә алдык. Без тоткыннардан сорау алу бүлмәләрендә камералар кую кирәклеген әйттек, полицияне укыту кирәклеген әйттек, шундый җинаятьләр кылучыларга карата җәза кырыс булачагын белдердек. Русиядә соңгы арада бу мәсьәләдә кечкенә генә алга китеш булды кебек, әмма бик кечкенә булды ул.

– Хокук бозылу очраклары турында сезгә мөрәҗәгать итүнең мәгънәсе бармы?

– Әлбәттә, безгә ни кадәр күбрәк мәгълүмат җибәрелсә – без вазгыятьне шул кадәр яхшырак аңлаячакбыз.

Белешмә. Европа Шурасының Кеше хокуклары комиссары үзенә җибәрелгән аерым шикаятьләргә комментар бирә алмый, әмма җибәрелгән барлык мәгълүмат тикшерү вакытында исәпкә алына. Комиссарның электрон адресы: commissioner@coe.int

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG