Accessibility links

Кайнар хәбәр

Искешәһәрдә TürkVızyon җыр бәйгесе һәм төрки дөнья журналистлары җыены бара


TürkVızyon җыр бәйгесенең ярымфиналы Төркиянең Искешәһәр каласында 19 декабрь узды. Анда төрки милләтләр исеменнән чыгыш ясаучылар арасында Тататарстан вәкиле Алинә Шәрипҗанова да бар иде. Бәйгенең финалы 21 декабрь үтәчәк.

Моннан тыш Искешәһәрдә бу көннәрдә 30 илдән килгән 300ләп журналист катнашында "Төрки дөнья медиасы җыены" үтә. Төрки телле мәгълүмат чаралары вәкилләре тәҗрибәләре белән уртаклашачак, уртак максатлар билгеләячәк, дип белдерде оештыручылар. Җыен ахырында уртак белдерү кабул ителер, дип көтелә.

Бу чаралар Искешәһәрнең 2013 елда "Төрки дөньяның мәдәни башкаласы" исемен йөртүе кысаларында оештырыла. 2014 елда "Төрки дөньяның мәдәни башкаласы" исеме Казанга күчә.
XS
SM
MD
LG