Accessibility links

Кайнар хәбәр

2013 йомгаклары: Фән һәм технология


Грузиянең милли музей хезмәткәре Давид Лордкипанидзе Дманиси шәһәре янында табылган 1.8 миллион ел элек яшәгән борынгы кешенең баш сөяген күрсәтә.
Грузиянең милли музей хезмәткәре Давид Лордкипанидзе Дманиси шәһәре янында табылган 1.8 миллион ел элек яшәгән борынгы кешенең баш сөяген күрсәтә.
.2013 ел фән һәм технология өлкәсендә кызыклы ачыш вә табышларга бай булды. Алар белән сезне Фән-фәсмәтән шәлкемендә ел дәверендә таныштырып килдек. Быелгы еллык күзәтүгә шуларның иң кызыклы берничәсен сайлап алдык.

Үзе йөри торган машина

Үзе йөри торган машинага утырып йөрү турында күпләрегезнең хыялланганы булгандыр. Автомобиль төзү сәнәгатенең гаҗәеп тиз тәрәккый итүе андый машиналарны инде бүген үк ниндидер могҗиза түгел, ә якын киләчәкнең чынбарлыгы итә. Бу юнәлештә бүген Google, Volvo кебек берничә мәшһүр ширкәт уңышлы эшчәнлек алып бара.

Гамәлгә ашкан хәлдә мондый машиналар безнең тормышка инкыйлаби үзгәрешләр алып килер дип көтелә. Күпчелек илләрдә үлем-китемнәрнең төп сәбәбе саналган юл казалары, юл тыгыннарында вакыт сарыф итүләр кимиячәк.

Өлкән яшьтәгедәр, физик мөмкинлекләре чикләнгән, хәтта салмыш хәлдәге кешеләр бернидән курыкмыйча руль артына утыра алачак. Болар барысы бергә транспорт челтәренә, гомумән шәһәрләр корылышына җитди үзгәрешләр алып киләчәк ди белгечләр.



Мондый "акыллы" машинада җилдерткән кешегә, бу видеода шикелле, капкалап барасы гына кала.

Лабораториядә үстерелгән һамбургер

Капкалау дигәннән, азык-төлек җитештерү өлкәсендә дә быел бер тарихи вакыйга булды: галимнәр беренче тапкыр чын иттән ясалган түгел, ә лаборатория шартларында “үстерелгән” һамбургер әзерләде.

Һолланд галиме Марк Пост аны сыерның кәүсә күзәнәкләреннән үстергән. 332 мең долларга төшкән бу һамбургерны Лондон студиясендә ике ихтыярыйга табада кыздырып бирделәр. Тәмләп караучыларның берсе, язучы Йош Шонвальд, “Тәме гел итнеке кебек, мае гына бераз азрак, ләкин тешнәгәндә чын һамбургер кебек” дип бәяләде.

Лаборатория шартларында җитештерелгән һамбургер
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:54 0:00

Галимнәр фикеренчә, лаборатория шартларында үстерелгән мондый “ит” киләчәктә чын итне алыштырачак. Аны җитештерү җиңелрәк – зур мәйданлы болыннар кирәк түгел. Тирә-юнь мохитка зыяны да азрак – терлек асрау япма газлар таралауга зур өлеш кертә дип санала.

Тик мондый ясалма ит ашауның кеше сәламәтлегенә, гомер озынлыгына ничек тәэсир итәчәген галимнәр әлегә өздереп әйтми.

3D принтерда басылган бөер

Хәер, галимнәр инде азык кына түгел, кеше әгъзаларын да ясарга өйрәнә. Быел Кытай галимнәре кеше әгъзаларының беренче үрнәкләрен 3D принтерда ясау технологиясен булдырды. Киләчәктә алар кешенең авыру бөерен яки бавырын 3D принтерда ясалган яңа әгъзага алыштыру мөмкин булыр, дип өметләнә.

Принтер өчен материал буларак биологик гель кулланыла. Бу гель тере организмнарның күзәнәкләр арасындагы тирәлегендә була. Принтер компьютердан җибәрелгән модель нигезендә шул гельдәге тиешле күзәнәкләрне тиешле урынга урнаштыра, кирпечтән йорт салган кебек.

Кытайлар кеше әгъзаларының беренче үрнәген 3D принтерда ясаган
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:14 0:00

Кытайлар ясаган беренче үрнәкләрдә әлегә кан тамырлары һәм нерв җепселләре юк. Бу биологик принтерны ясаучыларның берсе, Сюй Минэнь әйтүенчә, кеше әгъзаларын алыштыра алырлык чын әгъзалар ясау якын арада әле мөмкин булмаячак. Моның өчен әле тагын кимендә 15-20 ел вакыт кирәк булачак, ди галим.

Иң борынгы кеше сөяге

15-20 ел кешелек гомерендә – ул бер мизгел. Сентябрь аенда Кавказда археология өлкәсендә бар дөньяны шаулаткан ачыш ясалды. Грузиянең Дманиси шәһәре янында 1.8 миллион ел элек яшәгән борынгы кешенең баш сөяге табылды.

Skull 5 дигән исем бирелгән бу табылдык ул чор кешесенең тулысынча сакланган беренче баш сәяге булып тора.

Грузиянең милли музей хезмәткәре Давид Лордкипанидзе Азатлыкның грузин редакциясенә әйтүенчә, бу сөяк төрле чорның адәми затларына хас дип саналган сыйфатларны берләштерә – ул тар маңгайлы һәм табак битле. Моңарчы Африкада борынгы кешеләрнең берничә төре булган дип саналса, хәзер галимнәр чынбарлыкта ул бер генә төр булмады микән дип уйлана башлаган.

Грузядә иң борыңгы кешенең баш сөяге табылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:05 0:00

2014 ел фән һәм технология өлкәсендә яңа ачышлар һәм казанышлар алып киләчәк. Без сезне Азатлык сәхифәсендә алар белән таныштырып барырга тырышырбыз.
XS
SM
MD
LG