Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстан" һава ширкәте лицензиясе 31 декабрь бетә


Росавиация ширкәте хәбәр итүенчә "Татарстан" һава юллары ширкәтенең лицензиясе 31 декабрь туктатыла.

"Ширкәтнең тиешле таләпләрне үтәмәве, экипажның эш һәм ял сәгатьләре нормалары бозылуы һәм аларның квалификацияләре дәрәҗәсе түбән булуы сәбәпле Росавиация 2013 елның 19 декабрендә фәрманы нигезендә "Татарстан" һава юллары ширкәтенең лицензиясе 31 декабрь туктатыла", диелгән Росавиация белдерүендә.

"Татарстан" ширкәтенең "Боинг 737" очкычының 17 ноябрь һәлакәтеннән соң анда тикшерүләр башланды. Фаҗигада 50 кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG