Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 09:56

Русия халыкларын яшерен геноцидтан саклауны таләп иткән петицияне имзалаучылар саны бүгенгә йөзгә дә тулмаган. Петицияне оештыручылар йөзләгән мең имза җыймакчы.

AVAAZ.org халыкара петицияләр сәхифәсендә “Русия халыкларын яшерен геноцидтан саклыйк” мөрәҗәгатен җомга көненә бары тик 99 кеше имзалаган. Әлеге кеше хокукларын һәм халыклар мәнфәгатьләрен яклаучы глобаль веб җәмгыять 15 телдә эшли. Анда төрле проблемнарны юк итү өчен интернетта имзалар җыю бара һәм киләчәктә алар дөньякүләм җитәкчеләргә җиткереләчәк.

Русия халыкларына бәйле мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, милли хәрәкәт активистлары Русия дәүләтен реформалауның барлык сивил юлларын кулланып караган.

“Мәскәү белән субъектларның федератив мөнәсәбәтләрен булдырырга тырыштык. Милли телерадиоканаллар, басмалар булдыру, милли уку йортлары, хәтта югары уку йортларын ачу, төрле конфесиия өчен гыйбадәт йортларын төзү, сәяси тоткыннарны азат итүне сорадык. Әмма барысы да юкка булды. Әлеге ил реформаны теләми, катып калган һәм бернинди компромисска бармый”, диелә анда.

Петицияне оештыручылар фикеренчә, шовинизм белән сугарылган бу ил үз-үзен бетерүгә таба бара һәм бу шулай булырга тиештер дә, чөнки барлык империяләр иртәме-соңмы җир йөзеннән югала һәм Русияне дә шундый язмыш көтә, ник дигәндә ул иң коточкыч империяләрнең берсе.

“Барысы да җирле халыкларның кеше хокукларын бозу өчен эшләнә. 1998 елда Русия тарафыннан имзаланган “Милли азчылыкларны яклау турындагы конвенция”, 2001 елны имзаланган милли һәм азчылык телләр турындагы Европа хартиясе бозылган.

“БМОның җирле халыклар хокуклары” турындагы декларациясе һәм 1948 елны кабул ителгән “Кеше хокуклары гомуми декларация”се үтәлми. Аның каравы 2008 елны мәктәпләрдә Бердәм дәүләт имтиханын бары урыс телендә генә тапшырырга ярый дигән җинаятьчел фәрман һәм 309нчы фашистик федераль канун имзаланды. Шулай итеп милли азчылыклар ана телен атнасына бары ике тапкыр гына һәм дүртенче сыйныфка кадәр генә укырга тиеш була.

Төрле ялган, рәхимсез, урыслаштыру, рухи һәм физик сындыру, ана телен өйрәнүне тыю юллары белән Русия милли халыкларның хәлен икенче сортлыга кадәр төшермәкче. Бу исә киләчәктә аларны җир йөзеннән юк итеп, безнең җир байлыкларыбызны үзләштерү өчен эшләнә. Русия башыннан аягына кадәр урыс булмаганнарга нәфрәт белән сугарылган ил. Җитәкчеләр һәрвакыт халыкны урыс булмаганнарга өстереп тора”, диелә петициядә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG