Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Рубин"ның киләчәге нинди?


Корбан Бердыев
Корбан Бердыев

Миңнеханов Бердыевны эшеннән алып ашыкты, ди спорт күзәтүчеләре. Әлегә яңа тренерның кем булачагы билгеле түгел. Ләкин клубны шактый авыр чор көтүе бәхәссез, ди алар.

20 декабрьдә Казанда республиканың төп футбол клубы “Рубин”ның химаячеләр утырышы узды. Анда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Утырыш нәтиҗәсендә республика башлыгының “Рубин”ның баш тренеры Корбан Бердыевны эшеннән азат итүе турында билгеле булды. Бердыев клубны 12 ел дәвамында җитәкләгән иде. Шулай ук “Рубин”ның генераль директоры Андрей Громов һәм вице-президент Камил Исхаков та вазифаларыннан алынды.

Күптән түгел Миңнеханов Татарстан журналистлары белән Яңа ел бәйрәме алдыннан үткәргән очрашуында “Рубин” күрсәткән нәтиҗәләрне кискен рәвештә тәнкыйтьләдгән иде.

"Президент ашыкты"

Миңнеханов бу карарга ашыгыбрак, кызган баштан килде, ди спорт журналисты Радик Сабиров. "Бәлки үкенер дә әле. Бездә исә өмет бар: Миңнеханов кире уйлап, Бердыевны язга кадәр булса да тагын эшләтмәс микән…" ди Сабиров.

Ләкин икенче яктан караганда, "Рубин" соңгы вакытта күрсәткән нәтиҗәләр чыннан да шундый карарны таләп итә иде, ди журналист.

"Бу хәбәр бигрәк тә татарларга, мөселманнарга көтелмәгән булды. Аның исеменнән үк күренеп тора - ул мөселман, матчларда гел тәсбих тартып йөри. Шуңа күрә бу эш дини факторга да бәйле", ди Сабиров.

Аның сүзләренчә, Бердыев чорында "Рубин" Татарстанның үзенчәлекле брендына әйләнде, республиканы аның ярдәмендә дөньяда күбрәк таный башладылар. "Бу брендның киләчәге, аның саклануы яки югалуы Бердыев урынына кемнең киләчәгенә бәйле", ди журналист.

"Рубин"га яхшы уенчылар тәтемәс

Бердыевның эшеннән азат ителүен "Рубин" нәтиҗәләренә бәйләргә кирәкми, ди клубның актив җанатары, Гайн-Шәмс университеты (Каһирә) студенты Вилнур Нурмөхәммәтов. "Рубин" матчларда үзен яхшы күрсәтеп килде. Ә чемпионатта безнең 11нче урынга төшүебез – тренерның гына гаебе түгел. Андый такым белән әле ярый 11дән дә түбәнрәк төшмәдек. Күпме уенчыларны саттылар яки җибәрделәр – Бокетти, Ансальди, Рязанцев. Хәзер Натхо да китәргә тели. Болар – клубның төп уенчылары иде. Ә Прудников, Мөхәммәтшин кебекләрнең һөҗүмнәре белән бер нинди призлы урыннарга да өмет итеп булмый, ди ул.

"Рубин"ның киләчәге яңа тренерга һәм сатып алыначак уенчыларга бәйле, ләкин клубның 15 миллион сумлык бюджетына яхшы уенчылар тәтемәс. Әле яңа уенчылар килгәч тә, аларның шәп итеп уйнап китәчәгенә беркем дә ышаныч бирә алмый. Шуңа күрә, якын киләчәктә такымга еврокубок зонасына үтү шактый авыр булачак", ди Нурмөхәммәтов.
XS
SM
MD
LG