Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:19

Бәйрәмова: Муллалар җәберләүләрне күрмәмешкә сабыша


Казанның Бауман урамында "Азатлык" татар яшьләре берлеге белән милли хәрәкәт вәкилләре Чулман аръягында тоткарланган мөселманнарны яклап пикетка чыкты.

Казан үзәгендә 20 декабрьдә үткән рөхсәтле пикетның төп әйдаманнары "Азатлык" татар яшьләре берлеге иде. Берлекнең рәисе Наил Нәбиуллин белдергәнчә, мөселман милләттәшләр ябылу урыннарында газапланган, кыерсытылган вакытта алар читтә кала алмаган. Булган мөмкинлекләрен файдаланып махсус плакатлар ясатканнар, милли хәрәкәт белән берлектә дәүләт җитәкчеләренә, депутатларга, киң җәмәгатьчелеккә мөселманнарны яклау таләпләрен, мөрәҗәгатьләрен җиткермәкчеләр.

"Чиркәүләр яндырылганнан соң күпләп мөселманнар кулга алынып җәберләнде. Берничә кеше хастаханәдә, ашыгыч ярдәм үзәкләрендә ята. Без бу хәлләргә берничек тә биратаф кала алмыйбыз, без дә мөселман, татарларыбызны, мөселманнарыбызны юк итәргә, куркытырга тырышалар. Шуңа каршылык белдереп монда чыктык. Мөселман кардәшләрне җәберләүне, кулга алуны туктатуларын, газаплаучыларга карата җинаять эшләре ачып аларны җавапка тартуларын таләп итәбез. Ябылуда яткан татар мөселманнары иреккә чыгарга тиеш", ди Наил Нәбиуллин.

Пикетта катнашкан Милли мәҗлес оешмасы рәисәсе, язучы Фәүзия Бәйрәмова кыерсытылган татарларны яклап Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка ачык хат язып җибәрүен һәм әлегә җавап булмавын искә төшерде. Аның сүзләренчә, милләттәшләргә карата хәтта фашистлар да мондый вәхшилек эшләмәгәннәр:

– Татар егетләрен газаплыйлар, бөерләрен өзәләр, җенес әгъзаларын кисеп алалар, өсләренә кылмаган кара эшләрне өймәкчеләр. Без хәзер урамга чыгарга мәҗбүр, Татарстанда мондый вәхшилек булырга тиеш түгел иде. Моны үзләре эшлиләр дә мөселманнарга сылтыйлар. Шуңа күрә бу егетләрне якларга кирәк. Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Казан кешеләре аларны якларга дип пикетка чыкты. Кирәк икән көн саен урамга чыгачакбыз. Ул яшьләрне төрмә газабыннан алып калырга кирәк.

– Кайбер татар имамнары бу хәлләргә һәм сезнең сүзгә ышанмыйлар һәм ышанырга да теләмиләр...

Башларын дуракка салалар. Бик яхшы ышаналар. Ышанмыйлар икән, барсыннар Чистайга, тапсыннар ата-аналарын, керсеннәр өйләренә, сорашсыннар, шушы мөселманнар ябылган зинданнарга төшсеннәр, менә ул вакытта мин алар белән сөйләшермен. Ул кыерсытылган егетләрнең әти-әниләре белән элемтәдә торганга биргән мәгълүматларым 100% дөрес. Муллалар бу сүзләрне өсләреннән төшерер өчен генә әйтәләр. Әмма Аллаһ Тәгалә каршында өсләреннән төшерә алырлармы икән. Монда бөтен Татарстан басып торырга тиеш иде. Бүгенгә Чистай егетләре җәберләнсә, иртәгә башкалар да булырга мөмкин. Татар тарихында булмаган әйбер бу, диде Фәүзия Бәйрәмова.

Татар яшьләренә билгеле автор-башкаручы Илгиз Шәйхрәзиев та тоткарлаганган мөселманнарны газаплау турында белгәч, читтә кала алмаган, пикетта катнашырга булган.

"Бу хәлләрне интернеттан белдем. Шул факт шаккаттырды, беркем дә тиктомалдан реанимациягә эләгә алмый. Бүген тотып алып китсәләр, кем минем өчен кайгырачак?! Беркем дә кайгырмаячак. Әти-әни, туганнар, кыйммәтле адвокат булырга мөмкин. Бүген хәтта аларны да ябылу урынына кертмиләр. Ул кешеләр өчен, гаиләләре өчен борчылып монда чыктым. Аларның гаебен мәхкәмә танырга тиеш, беркем дә аларны кыйный да, җәберли дә алмый. Шуңа мин каршы. Битараф булмаска кирәк, битарафлык кешене үтерә. Дөньяны төрле яклап күрә белергә кирәк, бер яклап кына түгел. Әлбәттә, тормыш матур да була ала, бергәләшеп борчылсак, бер-беребезне кайгыртсак, ул тагын да яхшырыр иде", ди Илгиз Шәйхрәзиев.

Урам җыенына килгән элекке депутат, сәясәтче Фәндәс Сафиуллин да, милли хәрәкәт имамы Гомәр хәзрәт Батырша да бу хәлләрнең Татарстан тарихында булмавын искә алды. Алар да җәберләнгән мөселманнар турында киң җәмәгатьчелек белеп, дәүләт җитәкчеләре борчылган халыкны күреп бу мәсьәләнең уңай хәл ителүен телиләр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG