Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 13:11

Казанда "Кыйссаи Йосыф" поэмасы язылуга 780 ел тулу уңаеннан күргәзмә оештырылды.

Быел Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" әсәре язылуга 780 ел тулды. Шул уңайдан декабрьдә Казанда берничә мәдәни чара узды. Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Казанның Ислам мәдәнияте музеенда әлеге әсәргә багышланган "Кыйссаи Йосыф" – мәхәббәткә мәдхия" дигән күргәзмә оештырылды. Узган атнада аның тантаналы рәвештә ачылышы булды. Биредә әсәрнең кулъязмалары, төрле елларда чыккан басмалары, әсәргә багышланган фәнни хезмәтләр урын алган. Күргәзмә февраль ахырына кадәр дәвам итәчәк.

"Кыйссаи Йосыф"та һәр чор кешесен уйландыручы мәсьәләләр"

Узган атнада Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият, сәнгать институтының кулъязмалар бүлеге, фәнни һәм архив фонды бинасында галимнәр катнашында әсәргә багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүе дә үткәрелде. Биредә чыгыш ясаган Казан федераль университеты профессоры Хатыйп Миңнегулов поэманың әһәмиятен ассызыклап, анда һәр чор кешесен уйландыручы мәсьәләләр күтәрелүен билгеләп узды:

Кол Галинең скульптуралы портреты, Казандагы һәйкәле

Кол Галинең скульптуралы портреты, Казандагы һәйкәле

"Кол Гали әсәре дә, аның тарихы да бәхетле. Ул гасырдан-гасырга укылган, басылган һәм укучының кулыннан төшмәгән. Әсәрнең тумышы бер яктан борынгы төрки әдәбияты, фольклоры, икенче яктан шәрыкъ классикасы, шәрыкъ казанышлары. Менә шушыларны кушудан туган. һәм алга таба Кол Гали башлаган эшне, гамәлне Котбларыбыз, Рабгузилар, Мөхәммәдьярлар, Каюм Насыйрилар һәм башкалар дәвам иткән.

Хәзер сорау туа: ни өчен соң шушы әсәр гасырлар буена игътибарны җәлеп иткән? Әйтелгән моментлардан, әлбәттә, әсәрнең сәнгати ягы үтемле булуы. Ләкин ул гына түгел, монда, гомумән, яшәешкә хас булган, кешеләрнең табигатенә, үзара мөнәсәбәтләренә хас булган бик күп мәсьәләләр куелган.

Әсәрнең төрле елларда чыккан басмалары

Әсәрнең төрле елларда чыккан басмалары

Мәсәлән, ата-балалар мөнәсәбәте, туганнар арасындагы мөнәсәбәт, мәхәббәт мәсьәләләре. Һәм автор шушыларны гуманистик, инсани позицияләрдән торып яктырткан. Димәк, анда һәр чор кешесен, вакытка бәйсез рәвештә кешене дулкынландыра, уйландыра торган мәсьәләләр үзәккә куелган, югары сәнгати дәрәҗәдә хәл ителгән", дип сөйләде Хатыйп Миңнегулов.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG