Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 16:56

Ходорковскийның Русиягә кайтуы мәсьәләсе каралмый


Михаил Ходорковский

Михаил Ходорковский

"ЮКОС"ның элекке җитәкчесе, җомга көнне Русия төрмәсеннән чыгу белән Германиягә киткән Михаил Ходорковскийның кире Русиягә кайтуы мәсьәләсе каралмый. Бу турыда шимбә көнне Германия парламенты депутаты Марилуизе Бек Берлиндагы кунакханәдә Ходорковский белән очрашканнан соң белдерде.

Бек белдерүенә кадәр шимбә көнне Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Ходорковскийның, теләсә, ирекле рәвештә Русиягә кайта алачагын белдергән иде.

Якшәмбе көнне Ходорковский Берлинда матбуган очрашуы үткәреп үзенең киләчәк планнары турында сөйләячәк.

XS
SM
MD
LG