Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Күк бүре” Конституция көне уңаеннан пикет уздырды


“Күк бүре” оештырган чара
“Күк бүре” оештырган чара

Башкорт яшьләренең “Күк бүре” оешмасы 24 декабрьдә билгеләнәчәк Башкортстан Конституциясе көне уңаеннан пикет уздырып 1993 елгы конституцияне кайтаруны таләп итте.

Пикет якшәмбе көнне республиканың һөнәр берлекләре каршындагы мәйданда, Мостай Кәрим һәйкәле янында узды. Чарада кырыклап кеше катнашты. Кулларда: “Русия, Башкортстанны бума!”, “1993 елгы конституцияне кайтарыгыз!”, “Республиканың Президенты булырга тиеш!”, “Башкортстан Конституциясенә – 20 ел”, “Русия һәм Башкортстан казнасына керемнәр 50-50 булырга тиеш!” кебек шигарьләрне күрергә була иде.

Пикетта берничә чыгыш та булды. Аларда 1993 елгы конституциянең демократик булуы искә алынды. Ул Конституциядән төшеп калган маддәләр телгә алынды. Алар арасында Башкортстан ватандашлыгы, Башкортстанның мөстәкыйль булуы, республиканың башкорт халкының үзбилгеләнү хокукы сәбәпле оешуы, Русия белән ике яклы килешү мөнәсәбәтләре нигезендә эш итүе, республика белән президент җитәкчелек итүе, салымнар һәм җыемнар күләменең Башкортстан кануннары нигезендә көйләнүе кебек маддәләр бар.

“Күк бүре” оешмасы рәисе Азат Сәлмәнов: “Безнең бүген урамга чыгуның максаты – конституциябезне яклау. Конституция тулысынча үзгәртелгән һәм аның мәгънәсе дә кимеп, юкка чыгып бара. Без 1993 елгы конституцияне кайтаруны таләп итәбез. Мөстәкыйльлек төшеп калды, бүген килеп президент исемен үзгәртәләр. Алар бар да конституциягә кертелгән иде. Конституция – безнең төп документ, шуңа без аны якларга тиеш”, диде.

“Күк бүре” рәисе Азат Сәлмәнов: "Урамга чыгуның максаты – конституциябезне яклау"
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:40 0:00

Оешма рәисе урынбасары Фаил Алсынов: “Без ел саен Башкортстан конституциясен яклап чыгабыз. Мөстәкыйльлекне алдылар, Конституция мәхкәмәсе республиканың конституция төзелешен якламый, президент башлык дип атала башлады. Без моңа риза түгел.1993 елгы конституцияне кайтаруны таләп итәбез”, дип чыгыш ясады.

"Күк бүре"нең рәис урынбасары Фаил Алсынов Башкортстан конституциясе турында
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:28 0:00

“Ак тамыр” оешмасы рәисе Ирек Агишев: “1993 елгы конституция иң демократик төп канун иде. Элек хөкемдарлар да парламентта билгеләнә иде. Президент һәм хөкүмәтнең вазифалары зур иде. Президент хәзер хәтта җирле парламентны да тарата алмый. Элек үзебезнең милли банк бар иде. Халыкара килешүләр төзү үз вәкаләтебездә булды. Хәзер аларның берсе дә калмады. Без аларны кайтаруны таләп итәбез. Яшәсен мөстәкыйльлек! Яшәсен демократия!” диде.

Чара ахырында резолюция кабул ителде. Аңа пикетта яңгыраган таләпләр кертелде.
XS
SM
MD
LG