Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 16:55

“TürkVızyon” бәйгесендә Алинә Шәрипҗанова дүртенче урынны алды


Төркиянең Искешәһәрдә “TürkVızyon-2013” беренче халыкара телевизион бәйгесе финалы тәмамланды.

«Татар-информ» хәбәр итүенчә, чара бәйгедә катнашучы илләрнең байракларын алып чыгудан башланган. Ярымфинал нәтиҗәләре нигезендә, төрки илләрнең 24 җырчысының 12 се финалда катнашты.

Искешәһәр мэры Гюнгер Азим Туна үз чыгышында, “ TürkVızyon” төрек дөньясында яңа юнәлеш булачагына ышаныч белдерде.

“ TürkVızyon-2014” Казанда узачак, диде ул.

Татарстанны җырчы Алинә Шәрипҗанова “Үпкәләмим язмышыма” җырын тәкъдим итте.

Жюри һәм тамашачылар тавыш бирү нәтиҗәләре нигезендә, “TürkVızyon-2013” җыр бәйгесендә беренче урынга Азәрбәйҗаннан Фәрит Гасанов лаек булды. Икенче һәм өченче урыннарда - Беларус һәм Украина җырчылары иде. Алинә Шәрипҗанова дүртенче урынны алды.

XS
SM
MD
LG