Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Камада мөселманнарны газаплаучыларга карата җинаять эше ачылырга мөмкин


Татарстан тикшерү комитеты башлыгы урынбасары Айрат Әхмәтшин Түбән Кама изоляторында тотылучыларга карата көч кулланылуына бәйле җинаять эшен ачу өчен тикшерү материалларын шәһәрнең тикшерү бүлеге башлыгына юллаган.

Казан хокук яклау үзәге хәбәр итүенчә, Татарстан прокуратурасы республикада чиркәүләр яндыруга бәйле җинаять эше нигезендә тоткарланучының хатыны мөрәҗәгатен тиз арада караган һәм полиция хезмәткәрләре көч кулланып үз вәкаләтләрен арттырган дигән карар чыгарган.

Әлеге көч куллану һәм газаплаулар турындагы тикшерү нәтиҗәләре материаллары Түбән Кама тикшерү башлыгы Рамил Билаловка җибәрелгән.

Хокук яклаучылар сүзләренчә, нәкъ Билалов Түбән Кама эчке эшләр идарәсе башлыгына язган хатында, тоткарланганнар янына адвокатларны бары тикшерүченең язмача рөхсәте белән генә кертүне таләп иткән. Билалов сүзләренчә, бу тоткарланганнарның «конституцион хокукларын яклау һәм тикшерү сере булган мәгълүматны таратмау» өчен эшләнгән.

Бүген шулай ук Түбән Кама шәһәр мәхкәмәсендә адвокатларның тоткарланганнар янына кертмәү шикаяте дә карала.
XS
SM
MD
LG