Accessibility links

"Шәймиев киткәннән бирле Татарстанга һөҗүм бара"


Николай Петров
Николай Петров

"Татарстан" һава ширкәтенең бетерелүе, "Рубин" футбол такымындагы кризис, президент атамасының алынуы... Чиратта нәрсә? Төбәкләр сәясәте белгече Николай Петров белән сөйләшәбез.

Ел ахыры Татарстан өчен авыр булды. Җәен оста итеп Универсиаданы оештырган, аны матур һәм истә калырлык итеп уздырган Казан башына бер-бер артлы бәлаләр төште. Очкыч һәлакәте, аның нәтиҗәсендә "Татарстан" һава юллары ширкәтенең бетүе, республиканың спорт йөзе булган "Рубин" такымындагы кризис, тагын башка шундый хәлләрне берәүләр "күз тиде" дип атар иде. Болар очраклыкмы, әллә алдан әзерләнгән планмы? Мәскәүдәге Карнеги үзәгенең төбәкләр сәясәте белгече Николай Петров белән сөйләшәбез.

– Татарстан әле дә аерым урын алып тора. Шәймиевнең киткәндә җайлы гына үз урынына Миңнехановны калдыруы Татарстан җитәкчелеге белән федераль үзәк арасында мөнәсәбәтләрнең якын булганын күрсәтте. Эчке эшләр министрының алмашынуы, элек Татарстан гына контроль иткән кайбер министрлык һәм идарәләр өстеннән контрольнең Мәскәүгә күчүе – инде күптән башланган процессның өлеше. 2009 елдан башланган процессның нәтиҗәсе.

– Татарстан бу процессны туктата, һич югы акрынайта аламы?

Минемчә, Татарстан болай да мөмкин булган кадәр үз статусын саклап калырга тырыша. Татарстан – Мәскәү белән килешү нигезендә вәкәләтләрне бүлешкән бердәнбер төбәк. Әле генә Универсиада узды, аңа бик күп федераль акчалар да керде. Икътисади яктан Татарстан үзен көчле һәм мөстәкыйль дип саный.

– Президент атамасын бетергәч Татарстанны ни көтә?

– Татарстан җитәкчесенең ничек аталуы, минемчә, бернинди дә зур роль уйнамый. Татарстан өчен күпкә куркынычрак әйберләр бар. Мәскәү Татарстанда үз йогынтысын арттырган саен республикада радикаль хәрәкәт тә көчәя. Очкыч һәлакәте булган көнне үк Нижнекамскнефтехимга ракеталар очыру, соңрак православ чиркәүләрен яндыру – болар барысы да тотрыксызлык нигезләре бар дигән сүз.

– Татарстанга Мәскәүдән басым барганда аның үзендә дә республиканы какшатырга теләгән радикаль көчләр бар дисез инде...

– Мин ислам белгече түгел, әмма, минемчә, радикаль карашларны алган сөргән мәдрәсәләр, дин әһелләре республикада элек тә булган, әмма Шәймиев киткәч алар өстеннән республикада контроль кимегән. Миңнеханов килү белән генә дә бәйләргә ярамый. Инде әйткәнемчә, процессның бер өлеше бу. Гәрчә Татарстан элитасының йогынтысы башка төбәкләр белән чагыштырганда күпкә тәэсирлерәк. Күрше Башкортстанны алыйк. Татарстанда Шәймиев үз варисын калдыра алды, Рәхимов (элекке Башкортстан президенты) федераль үзәк басымына каршы торырга тырышты, аның элитасы күпне югалтты.

– Татарстанга хәзер нәрсә көтәргә, Сез әйткән "процессның" чираттагы адымы нинди булыр, дип фаразлыйсыз?

Нәрсә буласын әйтү кыен, ниләр булмасын гына дип телисе кала. Чираттагы адым хәзер Русиядәге вазгыятькә бәйле. Бер яктан, Төньяк Кавказдагы хәлләрне күрәбез. Кремль андагы сәясәтенең уңышсыз булуын күрде. Җирле элиталарны сатып ала алмавын күрде. Анда силовикларын җибәрде. Башта Дагыстанга, аннары Кабарда-Балкарда ныклы контроль урнаштырыр өчен үз кешеләрен куйды. Бу бик куркыныч дип саныйм. Татарстанда нәрсә дә булса үзгәртергә теләсә, Кремль яхшы гына уйларга тиеш башта, кирәкме ул? Хәзер респубика тормышына тыкшыну, җитәкчелеккә үзгәрешләр кертү бик зур риск дип саныйм. Мәскәүнең Татарстанны ничек бар – шулай калдырырга акылы җитәр, дип өмет итәм.
XS
SM
MD
LG