Accessibility links

Кайнар хәбәр

Даны киткән "Татарстан" авиаширкәте "Ак Барс Аэро"га кушыла


Татарстан һава юллары очкычы
Татарстан һава юллары очкычы

31 декабрьдә "Татарстан" һава юлларының лицензиясе гамәлдән чыга. Барлык рейслар һәм авиапарк "Ак Барс Аэро"га күчә. Ике ширкәтнең кушылуы турында 2011 елда ук сөйләшүләр булган иде, ләкин 17 ноябрь фаҗигасенең мондагы хәлиткеч ролен инкяр итеп булмый. Яңа елдан "Ак Барс Аэро" Идел буе төбәгендәге иң зур авиаширкәтләрдән булачак.

2013 ел ахырына кадәр ике ширкәтнең очкычлары кушылып бер уртак авиапарк булдырачак, дип хәбәр итә РБК. Лицензиясен югалтучы "Татарстан" авиаширкәтендә хәзер 14 CRJ-200, дүрт Airbus-319, ике Ту-154, 15 Cessna Grand Caravan очкычы бар. "Ак Барс Аэро" исә Challenger, Як-40, Falcon очкычлары һәм Bell, Robinson, Ми-8 боралакларын куллана.

Татарстан хөкүмәте ике зур ширкәтне бергә кушуны 2011 елдан ук планлаштыра иде. Ләкин 2013 елда бу фикердән баш тарттылар. Росавиация республика җитәкчелегенә "Татарстан" белән "Ак Барс Аэро"ны кушып төбәктә яңа көчле авиаширкәт төзергә киңәш иткән иде. Башта транспортчылар бу фикер белән килеште, кадрлар үзгәреше башланды – "Ак Барс Аэро" җитәкчелеге Татарстан авиаширкәтенә эшкә күчте.

"Тун кибетендә сыр сатмыйлар..."

Ләкин 2013 елда ширкәтләрнең җитәкчеләре кушылу фикереннән баш тартуын игълан итте. "Ак Барс Аэро" эшлекле авиация өлкәсендә эш алып барачак, ә Татарстан һава юллары коммерция өлкәсендә", дип белдергән иде сентябрьдә Татарстан авиаширкәтенең элекке башлыгы Әхсән Гыйниятуллин. "Тун кибетендә сыр сатмыйлар бит. Монда да якынча шулай ук: эшлеклелек һәм коммерция авиациясен бутарга кирәкми", дигән иде ул. Хәзер исә ике авиаширкәт билгеле вакыйгалардан соң кушыла.

"Татарстан" һава юллары соңгы елларда Идел буенда иң зур авиаширкәтләрдән санала иде. 2013 елда ул туристик юнәлешләрдә очышларны арттырып юлчылар санын 1,5 тапкырга арттырды. "Ак Барс Аэро" быел 337 мең кешегә хезмәт күрсәткән, "Татарстан" һава юллары исә 687 мең юлчы йөрткән.

"Ак Барс Аэро"ның "Татарстан" һава юллары калдырган потенциалын кулланып төбәктәге иң зур авиаширкәтләр сафына керү мөмкинлеге зур. Ләкин республиканың үз исемен йөрткән ширкәтнең бетерелүе Татарстан өчен символик югалту булуы ихтимал.
XS
SM
MD
LG