Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 13:30

Бәйрәм күп җирләрдә урыс телендә алып барыла, һәм бу елдан ел күзгә ныграк бәрелә. Инде ул халык бәйрәме дип кенә атала.

Татарның рухи мирасын саклау кирәклеге белән тулысынча килешергә була. Минем үземнең, шәхсән, сабан туе (сабантуй түгел, анысы урыс сүзе) турында берничә сүз әйтәсем килә.

Сабан туе, әлбәттә, танылган халык бәйрәме, һәм соңгы елларда аның географиясе дә киңәйгәннән-киңәя бара. Ул инде хәзер Ерак Көнчыгышка, Америкага кадәр барып җитте. Ләкин уйлап карыйк, татар бәйрәмеме соң ул бүген?

Беренчедән, аны ни өчендер татар-башкорт бәйрәме, дип атыйлар. Дөресме соң бу? Күп җирләрдә татарлар гына яши, ләкин сабан туе барыбер татар-башкортныкы. Шуны онытырга ярамый, сабан туе иген иккән, утрак тормыш алып барган татар халкының борынгыдан килгән бәйрәме.

Икенчедән, бәйрәм күп җирләрдә урыс телендә алып барыла, һәм бу елдан ел күзгә ныграк бәрелә. Кайсы вакытта инде ул халык бәйрәме дип кенә атала. Димәк, без чыннан да сабан туебызны югалта барабыз.

Гореф-гадәтләребезне саклау турындагы канун кирәк, әлбәттә. Ә мин халкыбызга да мөрәҗәгать итәр идем: әгәр без битараф булсак, кануннар кабул итеп кенә без гореф-гадәтләребезне саклап кала алмаячакбыз. Бәйрәмне татар телендә алып бару кирәк.

Шулай ук аның эчтәлеген бозмыйча, ата-бабаларыбыз ничек итеп оештырган булсалар, шулай алып барырга. Моның өчен сабан туе үткәрү тәртибен күрсәткән методик кулланмалар чыгару мәгкуль булыр иде. Мәсәлән, ни өчен кайбер урыннарда ат чабышы үткәрелми? Дөрес, соңгы елларда ат карау, ат тоту кимеде, ләкин әле тулысынча бетмәде. Димәк, монда оештыру эше җитеп бетми.

Бу бәйрәмдә халкыбызның милли киемнәр киеп йөрү гадәте дә сирәк күзгә ташлана. Ә бит, уйласаң, сабан туе мәйданын тутырган халык милли киемнәр киеп килсә, бу үзе өстәмә бәйрәм булыр иде. Моны да шулай ук өстә әйтелгән методик күрсәтмәләргә кертергә кирәк булыр иде.

Халкыбызның сабан туйларында булган тәртибе турында бер начар сүз дә әйтеп булмый: "олы агаебызның" бәйрәмнәрендә була торган тавыш-җәнҗал, аунап яткан исерекләр, катлы-катлы итеп сүгенү ише нәрсәләр безгә хас түгел. Ләкин бер җитешсезлегебез бар – ул да булса, шул яшел болыннарда чүп калдыру. Монысы, бәлки, оештыручыларның гаебедер. Туганнар, әле соң түгел, сабан туебызны саклыйк!

Илдус Хуҗин
Красноуфимски шәһәре

Азатлыкның "Халык сүзе" бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашларын чагылдыра.

XS
SM
MD
LG