Accessibility links

Минзәләдә бала табучының үлеме нигезендә җинаять эше ачылган


Минзәләдә 33 яшьлек Лилия Васильеваның бала тапканда үлеменә бәйле җинаять эше ачылган.

Өч бала анасы, балалар һәм яшьләр спорты мәктәбенең аэробика укытучысы Лилия Васильева 13 декабрь хастаханәгә бишенче баласын табарга килгән булган. Табиблар аның бала тапканда йөрәге туктаганнан үлгәнен белдерде. Шәһәр халкы ана һәм баланың медицина хезмәткәрләренең гаебе белән үлүен әйтте һәм гаепле булганнарны җәзага тартырга чакырды.

Җинаять эше хастаханәдә эшләүчеләрнең һөнәрләрен җаваплы башкармау сәбәпле китергән үлем нигезендә ачылган. Хәзерге вакытта әлеге эшне тикшерү дәвам итә.
XS
SM
MD
LG