Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан хәрби комиссары урынбасары улы өй сагына күчерелде


Татарстан хәрби комиссары урынбасары Дмитрий Гурылевның улы Владислав Гурылев 2014 елның февраленә кадәр өй сагы астында калачак. Бүген ул Казан Идел буе район мәхкәмәсе залыннан азат ителде. Искәртеп узабыз, Владислав Гурылев “ВЭБ-лизинг” ААҖ ннән җинаять юлы белән алынган милекне рәсмиләштерү һәм күчемсез милеккә бәйле ялган эшләр алып баруда гаепләнә.

«Татар-информ» язуынча, элек ир-ат 2013 елның 1 ноябреннән 2013 елның 26 ноябренә кадәр сак астына алынган иде. 25 ноябрьдә сак астында калдыру вакыты 26 декабрьгә кадәр озайтылды.

Тикшерү сак астында тоту вакытын 2014 елның 25 февраленә кадәр озайту турында мөрәҗәгать язган иде. Хөкем ителүче өй сагына алынуын яки залог исәбенә чыгаруны үтенде.
XS
SM
MD
LG