Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Мөселман кардәшләре» террорчы оешма дип билгеләнде


Мисыр премьер-министры Хазем әл-Бәблави «Мөселман кардәшләре» хәрәкәтен террорчы оешма дип атады. Бу хакта бүген премьерның матбугат хезмәтенә сылтама белән җирле массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итте.

Бүген шулай ук Мисырның Мансура шәһәрендә полиция бүлеге янында интихарчының автомобиль шартлатуы нәтиҗәсендә, 14 кеше һәлак булды, 100ләбе төрле җәрәхәтләр алды. Бина шулай ук өлешчә ишелгән.

Әл-Бәблави әлеге хәлне теракт дип атады. Хакимият бу шартлауны оештыручылар илнең демократиягә бару планын бозмакчылар дип белдерә.

Шартлату өчен җаваплылыкны беркем дә үз өстенә алмады. «Мөселман кардәшләре» шулай ук Мисыр халкы бердәмлегенә һөҗүм дип шартлауны тәнкыйть итте.

Июль аенда ил президенты Мөхәммәт Мурси вазифасыннан читләштерелгәннән соң, «Мөселман кардәшләре» тыелды. Аның ике меңләп әгъзасы кулга алынды. 450ләбе төрмәдә начар мөгамәләдән зарланып дүшәмбе ачлык башлады.
XS
SM
MD
LG