Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан керәшеннәре: "Чиркәү яндыру – дошманнар эше"


Казанда керәшеннәр бәйрәмнәрен уздыра торган Тихвин чиркәве
Казанда керәшеннәр бәйрәмнәрен уздыра торган Тихвин чиркәве

Татарстандагы керәшен оешмасы елга нәтиҗә ясады. Анда керәшен авылларында яндырылган чиркәүләр турында да сүз булды.

Татарстандагы керәшен иҗтимагый оешмасы узып баручы елга йомгак ясады. Республика керәшеннәре быел эшләгән эшләреннән бик канәгать.

Татарстандагы керәшен оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусованың Азатлыкка әйтүенчә, ел алар өчен бик бай булган.

Людмила Белоусова
Людмила Белоусова
"Бик күп чаралар оештырылды. "Туым җондызы" фестиваленең бишенчесе булды. Казан Кирмәнендә керәшен сәнгатенә багышланган күргәзмә эшләде, Универсиада мәдәни програмы кысаларында "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле бу чарада катнашты, "Айбагыр" этнолагереның икенче алмашы үтте, Петербурда керәшеннәр фольклоры турында зур альбом чыкты. Кыскасы, безнең өчен бик нәтиҗәле ел булды. Ел азагында гына күңелсез хәлләр килеп чыкты", ди ул.

Белоусова әлеге күңелсез хәлләр дигәндә, керәшен авылларында чиркәүләр януын истә тотуын әйтте.

"Шул хакта җыелышта да сөйләшү булды. Чиркәүләрне яндыру хәле федераль басмаларда ясалма рәвештә сенсациягә әйләндерелде. "Регнум", "Комсомольская правда"лардагы язмалар аны сенсациягә әйләндерүе аркасында безнең барлык ел буе эшләгән эшебез күләгәдә калды кебек тоелды. Алар бит сенсация генә ясап калмыйлар, республика керәшен оешмасы бу хәлләргә бернинди реакция күрсәтмәде, дип язалар. Ә без баррикадаларга чыгарга тиеш идек дип санамыйбыз, чөнки бу хәлләргә хакимият тарафыннан реакция бик тиз булды. Шуңа моның кирәге чыкмады.

Бөтен чаралар бик тиз күрелде. Икенче көнне үк Татарстан урман хуҗалыгына шул чиркәүләрне төзергә йөкләмә бирелде. Шунда ук Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов чиркәүләрне яндыру турында мәгълүмат биргән кешегә бер миллион сум вәгъдә итте. Хәзер чиркәүләрне торгызу эше бара. Мамадыш районы Албай авылында чиркәү төзү өчен такталар кайтарылган. Кыш булу сәбәпле, әле төзү эшләрен башлый алмыйлар, әмма материаллар бүлеп бирелгән.

Җәмәгатьчелек тә бу чиркәүләр яндырылуга тәнкыйть белдерде. Шул исәптән мөселманнар да. Хәтта Чуашстан мөселманнары мөфтие Әлбир Крганов чиркәүне торгызуга бер миллион сум акча күчерде.

Әгәр болар булмаса, әлбәттә, без моны авыр кабул иткән булыр идек. Дәүләт тарафыннан чаралар кабул ителгәч, һәм бу хәлләргә җәмәгатьчелек тәнкыйть белдергәч, без ниндидер мөрәҗәгатьләр белән чыгуны кирәк дип тапмадык", ди ул.

Билгеле булганча, күптән түгел Татарстан керәшеннәре Урыс православ чиркәве патриархы Кириллдан ярдәм сорап мөрәҗәгать юллады. Анда Казан керәшеннәре иҗтимагый оешмасы башлыгы Мария Семенова ваһһабилар православ руханиларын исламга күчәргә өнди, диелгән.

Белоусова исә мондый хәлләр турында белмәвен әйтә.

"Бу мөрәҗәгать турында да сөйләшү булды. Казан керәшен оешмасы безнең республика җәмгыятенә керми. Аларның керәшеннәр исеменнән андый белдерү белән чыгарга хакы юк, шуңа да карамастан, алар аны ясаган. Мария Семеноводан башка Казан керәшен оешмасыннан безнең идарәгә беркем дә керми. Без бу хат язуны дөрес дип санамыйбыз.

Безнеңчә, бу мөселманнар түгел, ә дошманнар эше. Беркайчан да чиркәүләргә тимәделәр, хәзер дә сәбәп юк иде. Безнең халык моны яхшы аңлый. Ә ниндидер провокация ясарга теләгән кешеләр аркасында маҗараларга юлыгасыбыз килми.

Безгә барысын да үз республикабызда тыныч кына хәл итәргә кирәк. Үз йортында тәртип урнаштыруны читтән сорамыйлар", ди ул.
XS
SM
MD
LG