Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:46

Рәссам Абрек Абзгильдин вафат булды


2012 елның апрелендә Татарстан башкортлары корылтаенда Абрек Абзгильдин (артта). Алда Нинель Юлтыева, Вәлиәхмәт Бәдретдинов

2012 елның апрелендә Татарстан башкортлары корылтаенда Абрек Абзгильдин (артта). Алда Нинель Юлтыева, Вәлиәхмәт Бәдретдинов

Габдулла Тукай бүләге иясе, Русия сәнгать академиясенең алтын һәм көмеш медальләренә лаек булган рәссам Абрек Абзгильдин Казанда 76 яшендә вафат булды.

Тумышы белән Башкортстанның Баймак районыннан булган рәссам 1970 елдан бирле Казанда яшәде, Татарстан рәссамнар берлеге рәисе, соңгы елларда Русия сәнгать академиясенең Казандагы иҗади остаханәсе җитәкчесе булды.

Реализм рухында иҗат иткән сәнгатькәр тарихка үзенең рәсем, гамәли сәнгать, графика, архитектура өлкәсендәге әсәрләре һәм һәйкәлләре белән керде.

Абзгильдин белән хушлашу 26 декабрь иртән Казанның Милли Мәдәни Үзәгендә үтәчәк.

XS
SM
MD
LG