Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура Екатеринбур мэрына дәгъва белдерә


Екатеринбур прокуратурасы шәһәр башлыгы Евгений Ройзманның “Город без наркотиков” вакыфы өчен канунсыз акча җыю белән бәйле гамәлләрендәге тәртипсезлекләрне бетерергә чакырды.

Фонд оештыручысы буларак Ройзман социаль челтәрләр аша әлеге вакыфка финанс ярдәм күрсәтергә чакырды.

“Вакыфның акчасы бетте. Сездән ярдәм булса без исән калачакбыз һәм аннары үз эшләребез өчен хисап тотачакбыз”, диде ул. Фондның бина тоту өчен бер миллион сум бурычы җыелган.

Прокуратура сүзләренчә, шәһәр җитәкчесе коммерция оешмасы мәнфәгатьләрендә акча җыю өчен халыкны чакырырга тиеш түгел. Ройзманга бу җитешсезлеләрне бетерү өчен 30 көн бирелгән.
XS
SM
MD
LG