Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рим папасы сугышларны туктатырга чакырды


Рим папасы Франциск үзенең беренче тапкыр уздырган Раштуа юлламасында барлык хәрби низагларны туктатырга чакырды.

Ватиканда Изге Петр чиркәве балконыннан дистәләрчә мең кеше алдында чыгыш ясап Франциск хәрби низаглар урынында яшәгән балаларны коткаруда Ходай ярдәменә өметләнүен әйтте. Ул шулай ук илнең барлык качакларына өмет, тынычлык һәм ярдәмнән аерылмаска чакырды.

Понтифик һәрбер кеше тынычлык уртанштыруга омтылырга тиешлеген әйтте.
XS
SM
MD
LG