Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:35

1998 елның 26 июнендә атып үтерелгән Нефтеюгански мэры Владимир Петуховның җәмәгате Фәридә Исламова ярлыканып иреккә чыккан Михаил Ходорковский тәүбәгә килер дип өметләнә.

Фәридә Исламова тумышы белән Башкортстанның Нефтекамски якларыннан. Әти-әнисенең актанышлар, ә әби-бабаларының Казан якларыннан булуын әйтә ул. Ходорковский ярлыканып иреккә чыгуның икенче көнендә үк Фәридә ханым Русия мәгълүмат чараларының берсенә: "Мин Ходорковскийның тәүбәгә килүен көтәм... Ходорковскийның әнисенең тәүбәгә килүен көтәм. Ул улын тәүбәгә килергә күндерә алыр микән?", дип белдерде.

Исламованың әңгәмәсе дөнья күргәннең икенче көнендә Ходорковский Snob журналына: "Дәлилсез мине гаепләргә тырышалар, бу үлем миңа берничек тә файдага була алмый иде. Киресенчә генә", дип әйтте. Ходорковский фикеренчә, бу фаҗига аңа 35 яшь тулган көнгә "көтелмәгән бүләк" булган һәм ЮКОСның Нефтеюганскига караган ширкәтенә ул үзе түгел, ә башка кеше җитәкчелек иткән.

Ходорковскийның иректәге беренче матбугат очрашуы. Берлин

Ходорковскийның иректәге беренче матбугат очрашуы. Берлин

Петуховның үлеме Русия җәмәгатьчелегендә зур шау-шу тудырды. Русиянең кайбер мәгълүмат чаралары бу хәлне нефть активларын яңадан бүлешә башлау буларак бәяләде. Башта бу эштә гаепле дип шикләнелгәннәр шулай ук атып үтерелде. Бу җинаять белән бәйле дип ЮКОСның иминлек хезмәте вәкиле Алексей Пичугин төрмәгә ябылды. Ширкәтнең акционеры Ленид Невзлинга гомерлек төрмә карары чыгарылды. Ул халыкара эзләүдә.

Ходорковскийның үзен гаепле түгел дип санамавына карата Исламова Азатлык радиосына: "Мин моңа һич кенә дә ышана алмыйм", дип белдерде һәм узган гасырның 90-нчы елларын искә алды.

"Без уртача алганда 25-27 яшьләрдә Төмән өлкәсенең төньягында эш башлаган, бу якларны үзләштерә башлаган кешеләр. Гаиләләр кордык, үзебезнең белемебезне, белгәнебезне бу якларга бирдек. Һәм 1995 ел килеп җитте. Шул вакытта ЮКОСны һәм аның бер тармагы булган "Юганскнефтегаз" ширкәтен "Менатеп" банкы сатып алган дигән хәбәр таралды. Шатланырга да, кайгырырга да белмәгән идек, нәкъ бер айдан соң Нефтеюгански төбәгендә эшләүчеләргә хезмәт хакларын түләми башладылар. Нефтеюгански төбәгенә бу шәһәр үзе, район, Пытьях, Пойковски поселогы керә иде. Ул вакытта бу төбәктә 200 мең кеше яшәде. Өч ай, аннан да күбрәк хезмәт хаклары түләнмәде.

Шуннан соң Ходорковский җитәкләгән төркем яңа схема уйлап тапты. Нефть бәясе төшә дип белдереп, ЮКОС ширкәте Ханты-Манси округына салымнар түләми башлады. Еллар узган саен хәлләр тагын да авырлашты, хәтта кешеләр, балалар ачлыктан аңнарын югалта башлады. Бу хәлләргә түзә алмаган кешеләр нишләргә соң дип мэрга агыла башлады.

Мин бу җинаять җитди тикшерелмәде дип белдерәм
Ул вакытта ЮКОС һәм Ходорковский төркемендәге кешеләр Петуховка барсына да күзләрен йомарга куштылар. Алар монда нефть табу өчен моның кадәр халык, шәһәрләр тотарга кирәкми, безгә вахта белән эшләүчеләр дә җитә дип белдерә башладылар. Аларны монда эшләгән кешеләрнең язмышы кызыксындырмый иде. Нефтеюгански якларында яшәүчеләр әле дә ЮКОС җитәкчелегенең без монда кытайларны китереп эшләтәбез дигән сүзләрен хәтерли.

Вакыт узган саен начаррак кына була башлады. Ә нефть табыла һәм сатыла иде. Мондый хәлләр 1998 елның 26 июненә кадәр дәвам итте. Нәкъ шул көнне ату яңгырады", ди Исламова.

ЮКОС салымнар түләмәгәнгә Нефтьюгански мэры Петухов та җинаять эше ачу таләбе белән ачлык игълан итә. Петухов шулай ук салым инспекциясе башлыгын эштән алу таләбе куя. Әлегеләр хакында Wikipedia-дә Петуховка багышланган биттә язылган. Петухов губернатор Александр Филлипенко белән очрашкач кына ачлыгын туктата. Филлипенко ул вакытта Петухов белән очрашкач туган мәсьәләне тикшерергә һәм чаралар күрергә вәгъдә итә. Әмма берничә көннән соң Петуховны үтерәләр.

"Ул (Ходорковский) бик бай булганга хокук саклау хезмәткәрләрен, федераль дәрәҗәдәге түрәләрне, салым хезмәте түрәләрен сатып алып үзенә каратты. Шушы көрәштә алар Петухов аңа комачаулый дип аны юк итәргә уйладылар.

Кем атты соң дигән сорау туа? Тикшерү дә башланды кебек, әмма халык кем атканга җавап булмаганга урамнарга чыкты. Ханты-Манси автоном бүлгесе губернаторы, дума үз сүзен әйтмәгәнгә ризасызлык белдерә башладылар. Бу хәлгә Мәскәүдә дә битараф калдылар.

Мин хәзер дә җитди тикшерүләр булмады дип белдерәм. Ходорковскийдан сорау алмадылар. Шуңа күрә 16 елдан соң бу үлемдә гаебем юк дип белдерү дөреслеккә туры килми. Миңа билгеле булганча, ул Нефтеюганскига ике ел ярым дәвамында бер тапкыр да килмәде.

Безнең бу хәлне эченнән белгән шаһитлар җитәрлек, бу үлемнең артында ул (Ходорковский) торганлыгын беләбез. Әмма юридик яктан ул бүген чиста. Чөнки кануннар әнә шундыйлар өчен языла.

Һәркемнең дә сайлау мөмкинлеге бар. Мин Ходорковскийның да бүген сайлау мөмкинлеге бар дип әйтәм. Ул йә чыннан да чын кеше булып кала ала, үзендә рухи көч табып бөтен зыян күргәннәр һәм үтерелгәннәр алдында тәүбә кыла ала. Үтерелгәннәр аз түгел, биш-алты кеше, моны мәхкәмә дәлилләде. Аның урынбасары һәм иминлек хезмәте башлыгының 11 һөҗүм оештырганы билгеле.

Әниләре артына качарга, яшеренергә, адвокатларына, хезмәттәшләренә таяну кирәкми хәзер. Мин бары тик әнисе генә аны дөрес юлдан китәргә үгетли алачак дип уйлыйм, әгәр ул да аек фикердә булса. Кеше булу – бу аның беренче сайлау мөмкинлеге. Әгәр беренчесен сайламаса, ул үзе тудырган системаның колы булып калачак. Бу иң куркынычы. Аларның балалары бар. Ә миллиардлар белән аларга нинди әхлакъ калдырулары турында да уйланырга тиеш алар", ди Исламова.

Петухов яшәгән урамны аның исеменә алыштыралар

Петухов яшәгән урамны аның исеменә алыштыралар

Исламова Ходорковскийның тәүбәгә килүен белдергәннән соң бу әңгәмәгә карата фикер белдерүчеләр арасында "Әгәр без Исламова, татар җәмәгатьчелеге, "Дебит", ООО "Рынок", Петухов, ЮКОС бәйләнешләрен бер катлаулы чылбырга тезсәк, мэрга татар җәмәгатьчеле дә канәгатьсезлек белдерә башлаган иде. Кайбер белгечләр Петуховны юкка чыгарылган "чечен базары" хуҗасы да үтерергә мөмкин дип әйтте", дип язучылар да бар.

Исламова ул вакытларда Нефтьюганскида бернинди милләтара кланнарның булмавын, ә шәһәр җитәкчелегенең һәр милләтнең милли мәнфәгатьләрен канәгатьләндеүен генә әйтә. Петухов мэр булып эшләгән вакытта Нефтьюганскида "Чишмә" дип аталган татар-башкорт мәдәният үзәге эшли башлый.

"Ул киң күңелле рус кешесе иде. Беркайчан да бу милләт югарырак, монсы түбәнрәк дип карамады. Мин хәзер дә Нефтьюганскига барганда Петухов безнең тормышыбыз өчен зур бүләк иде, бүтән без беркайчан да мондый җитәкчене очрата алмабыз инде дигән сүзләрне еш ишетәм", ди Исламова.

Бүген Исламова Мәскәүдә яши. Владимир Петухов исемендәге иҗтимагый хәрәкәт белән хезмәттәшлек итә. Мэр атып үтетерелгәч, шәһәр халкы тугыз көн дәвам иткән митинглар вакытында Петухов исемендәге иҗтимагый оешма төзергә дигән карарга киләләр. Бу оешма Нефтьюганскида Петеховка һәйкәл дә куярга тели. Быел 25 июньдә бу һәйкәлгә нигез ташы салдылар, Петухов яшәгән урамга аның исеме бирелде.

Петухов һәм Исламова 1978 елда кушылалар. "Миңа ирем һәрвакыт гашыйк булганын һәм минем белән генә бәхетле икәнен әйтә иде", ди Исламова.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG