Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 17:43

Хокук белгече Надир Бекир Азатлык белән әңгәмәдә кырымтатарларның Европа турында нинди карашта булуларын сөйләде.

Бу көннәрдә Украинада "Европа Берлегенә керүне хуплыйсызмы" дигән референдум узса, 49.1% "әйе", 29.6% "юк", 21.3% "белмим" дип җавап бирер иде. Шундый сораштыру нәтиҗәләрен бүген Украинаның "Рейтинг" исемле фикер белешү үзәге игълан итте.

Шушы саннарның кайсына кырымтатарлар керә? Билгеле булганча, Евромайдан барган көннәрдә Кырымда җир таләп итүче кырымтатарларның "Себат" оешмасы Киевка 800 кеше юллап Януковичны яклаган булса, Мәҗлес мәйданда үз чатырын корып анда үз тарафдарларын җыйды.

Кырымның җирле халыкларының тормышын өйрәнү һәм яклау фонды президенты, Кырым инженер-педагогик университетының өлкән мөгаллиме, хокук белгече Надир Бекир белән сөйләшәбез.

– Кызганыч, Көнбатышта кырымтатарлар дигәч Милли Мәҗлес, Мостафа Җәмилев һәм Рифат Чубаровны күз алдында тоталар. Вазгыятьне белмиләр. Украина бәйсезлек алганнан бирле кырымтатар халкына илдә мөнәсәбәт үзгәрмәде. Режимнарга бәйле түгел бу. Коммунистлардан соңгы режиммы ул, демократлармы, Ющенкомы, Тимошенкомы – берсе дә кырымтатарларны җитдигә алмады. Алар барысы да кырымтатарларны үз мәнфәгатьләрендә генә кулланды. Яценюкны алыйк. Ул 2008 елда Украина парламенты рәисе иде. Ягъни, президенттан соң бу дәүләттә икенче мөһим кеше дип әйтергә була. (Арсений Яценюк кырымтатарларның җиргә хокукын танымавын, аларның җир таләп итү чараларын тәртипсезлеккә санап аларны башка милләт вәкилләре кебек үк канун бозулары өчен җәзага тартырга чакырып чыгыш ясады. – Азатлык)


Мин Русиядә татарларның вазгыятен якыннан белеп, күзәтеп барам. Русиядә татарлар халык буларак кабул ителә. Украинада кырымтатарлар халык түгел. Рәсми канунга караганда, кырымтатарлар – милли азчылык. Рәсми буларак кырымтатарлары дигән халык юк Украинада. Без поляклар, алманнар, әрмәннәр кебек, башка илләрдән күчеп килгән этник төркемнәр рәтендә, бу канунга күрә.

– Кырымтатарларны халык итеп тану өчен канун кирәк, ни сәбәпле әлегә кадәр канун эшләнмәгән?

– Бик дөрес, канун кирәк. Рифат Чубаров, Мостафа Җәмилев, Ющенколар, Тимошенколар белән дус иде. Алар кырымтатарларны үз хокукларын таләп итеп урамга чыкмаска дип кисәтеп торды, канун турында сөйләшүләр бара, дип алдады. 4-5 ел кырымтатар халкы шушы буш сүзне тыңлады. Шул ук вакытта Украина хөкүмәтеннән кырымтатарларгна каршы төрле һөҗүмнәр дә барды. Ул елларда кырымтатарлар җир таләп итте. Яценюк моның өчен татарларга җәза билгеләргә чакырды. Тагын шундый кешеләр хакимияткә үрмәли. (Фикер белешү нәтиҗәләренә караганда, Яценюк Виталий Кличко һәм Петро Порошенкодан соң популярлыгы белән өченче урында. – Азатлык) Чубаров янә хәзер аларны яклаган өчен орден я медаль алачак, халык яңадан буш кул белән калачак. Күрдек инде без бу әйберләрне.

– Януковичны һәм аның хакимиятен яклаган кырымтатар оешмалары да бар, "Себат" Киевка үз кешеләрен җыеп җибәргән иде.

– Үзем мин Янукович режимын якламыйм. Бүгенге көндә Украинада кырымтатарларны кайгырткан бер сәяси көч тә юк. Бөтенесе кырымтатарларны кулланырга тырыша. Хакимияткә килгәннән соң кырымтатарларын оныталар. Без бит 300 мең генә. Украина халкы белән чагыштырганда ул 0.5%. Дәүләт безне ишетми. Без нинди дә булса хәрәкәт башласак, безне басалар. Янукович басмаса – башкалар баса. Кызганыч, Көнбатыш дәүләтләре, Европа Берлеге кырымтатарлары турында бер таләп тә куймады Украинага.

– Халыкара оешмалар бу очракта милләтләр белән түгел, дәүләтләр белән эш итә. Кырымтатарларның үз таләпләрен халыкара дәрәҗәдә куярга хокукый нигезләре дә, сәяси көчләре дә юк. Нишләргә?

– Украина БМОга кергән. Европаның иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасында без 10 ел эшлибез. Барысы да монда килә, безнең белән очраша, безнең әйткәннәрне язып ала да, кайткач хисап итеп чыгара. Башка бернинди дә тәрәккыять юк. Сентябрь аенда комиссар Фюле (Еврокомиссия әгъзасы, Европа берлеген киңәйтү мәсьәләләре өчен җаваплы вәкиле – Азатлык.) Кырымга килде. Аның белән без дә күрештек. Җир мәсьәләсен аңлатырга тырыштык, канун кирәклеген аңлаттык, тел белән вазгыятьне аңлаттык. Украинага Европа Берлеге белән ассоциация килешүе алдыннан таләпләр куелганда алар арасында яңадан кырымтатарлар турында бер сүз дә булмады.

Кырымтатарлар арасында Европа белән интеграция яклылар күп түгел. Күпчелек беркемне дә якламый, үз тавышларының ишетелмәвенә борчыла. Януковичны яклаучылар бар, моның сәбәбе – Янукович заманында кырымтатарларга бер начарлык та эшләнмәде. Дөрес, яхшылык та булмады, әмма һөҗүмнәр дә булмады. Яценюк, Тимошенко, Ющенко заманы белән чагыштырганда тынычрак булды.

– Кырымтатарлар арасында нинди сүзләр йөри? Халык кемгә ышана?

– Кырымтатарлар – актив халык, әмма соңгы елларда күп алданганын күргәч беркемгә дә ышанмый. Кем генә җиңсә дә, бездән үч алачаклар. Янукович – үзен якларга чыкмаганнардан үч алачак, "әфлисуннар" җиңсә, аларны якламаган өчен җәзага тартачаклар. Ике тараф килешсә – кырымтатарларга берләшеп басым ясаячаклар.


* * *
Белешмә: Әтисе Казан татары, әнисе кырымтатар булган Надир Бекир Казанда туган, Казан Дәүләт Университетының юридик факультетын тәмамлаган. Кырымтатарларның милли хәрәкәте җанланган елларда Үзбәкстанга барып кырымтатарларга юридик мәсьәләләрдә булышкан. Кырымга 1990нчы елларда күчеп кайткан, кырымтатар мәдәниятен торгызу өчен төзелгән координация шурасында эшләгән, Кырым Югары шурасы депутаты булган.

XS
SM
MD
LG