Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 10:56

Иркутскида очкыч казасында тугыз кеше һәлак булды


Тикшерү Иркутскида атнакич егылып төшкән йөк ташучы очкыч һәлакәтенең өч версиясен карый. Бу – пилотның ялгышы, һава торышы һәм очкычның төзек булмавы.

Ан-12 Новосибирскидан Иркутскига очканда элемтәгә чыкмаган. Соңрак очкычның Батарейная тимер юл вокзалы районында хәрби складка төшүе билгеле булды.

Очкычта булган барлык тугыз кеше – экипаж һәм йөкне ташуда булышучы өч кеше һәлак булды.

XS
SM
MD
LG