Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лүбнәндәге шартлауда элекке финанс министры һәлак булды


Лүбнән башкаласы Бәйрутта машина шартлауда ким дигәндә биш кеше һәлак булган. Шулар арасында элекке финанс министры Мөхәммәт Шаттах та бар. 15ләп кешенең төрле җәрәхәтләр алуы хәбәр ителә.

Шартлаткыч Сүрия оппозициясе вәкилләре белән очрашуга барган Шаттахның машина юлында булган.

Сөнни Шаттах шулай ук Сүрия президенты Бәшәр Әссадны тәнкыйтьләп килгән элекке премьер-министр Саада Харирының киңәшчесе дә булып торган иде.

Соңгы вакытларда Сүриядәге хәлләр сәбәпле, Лүбнәндә сөнни һәм шыгыйлар арасында низаглар артты. Лүбнәннең "Хизбулла" шыгый хәрәкәте Сүриягә Әсад яклы сугышыр өчен үз гаскәрләрен җибәрде.

Ноябрьдә Бәйрутта Иран илчелеге янындагы ике шартлауда ким дигәндә 23 кеше һәлак булган иде.
XS
SM
MD
LG