Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 14:47

Русия Ходорковскийга компенсация буларак 10 мең евро түләячәк


Узган атнада иреккә чыккан «ЮКОС»ның элекке башлыгы Михаил Ходорковскийның банк хисабы турындагы мәгълүматы билгеле булгач Русия ягыннан компенсация түләнәчәк.

Июль аенда Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе «ЮКОС»ның беренче җинаять эше нигезендә, шактый мөһим хокук бозулар булганын әйтте. Гаепләнүчеләргә үзләренә генә адвокат белән очрашуга мөмкинлек бирелмәгән, шулай ук мәхкәмәләр барышында гаепләнүчеләрне мысккылап тимер ояга кертеп утыртканнар. Шул сәбәпле, мәхкәмә Русия ягы Ходорковскийга 10 мең евро түләргә тиеш дигән карар чыгарды.

XS
SM
MD
LG