Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбурда Олимпиадага багышланган шәл күргәзмәсе ачылды


Олимпиадага багышланган "Сочи – 2014" күргәзмәсе Оренбурның мамык шәл музеенда ачылды. Олимпиадага хәтта Оренбур шәлен бәйләүчеләр дә үз өлешләрен кертә.

Олимпиадага багышланган "Сочи – 2014" күргәзмәсе Оренбурның мамык шәл музеенда ачылды. Оренбур шәлен бәйләүчеләр дә Олимпиадага үз өлешләрен кертә. Оренбурның шәл музее хезмәткәрләре Чехия һәм Италиядә булып кайтты кайтты. Анда алар оренбур шәлен бәйләү кәсебе презентациясен дә тәкъдим итте.

Сочида үтәчәк Олимпиадага Оренбурның шәл бәйләүчеләре үзенчәлекле итеп әзерләнде, оста куллар ярдәмендә бәйрәм бизәкләре челтәр шәлләргә төште.



Күргәзмәдә шушы дөньякүләм танылган кәсепнең биш экспонаты: алар арасында танылган шәл осталарының, шәл бәйләү фабрикасының һәм яңа гына бу кәсепне үзләштерүче сәнгать колледжы талибәләренең эшләре. Милләттәшләребез, төрле халыкара бәйгеләрнең җиңүчеләре Миңнур Ишмөхәммәтова һәм Ләйлә Гобәйдуллина күргәзмә өчен махсус ике челтәр шәл бәйләгән.

Бу шәлләрне Чехия, Италия музейларында да күреп өлгерделәр. Анда шәлләрне генә түгел, ә бу матурлыкның ниләр ярдәмендә барлыкка килгәнен – энәләр, орчыклар, аялар белән милләттәшебез Ләйлә Гобәйдуллина эшләп күрсәтә.

"Римда оештырылган күргәзмәләрдә кечкенә балалар да булды. Мин аларга мастер класс күрсәттем. Анда Русиядән киткән күп халык яши икән. Бу шәлне әзер җептән бәйләү өчен генә дә бер ай вакыт китте, төннәр буе утырдым, йокламадым. Рәсемнәрне иң элек кәгазьгә төшердем, аннан шәлгә салдым", дип сөйләде шәл бәйләүче Ләйлә Гобәйдуллина.

Оренбур шәлләре турындагы биш китап авторы, сәнгать белгече Ирина Бушухина Италиянең берничә шәһәрендә үткән күргәзмәләрдә мамык шәлләрнең төрлесен тәкъдим итте.

Озакламый бу матурлыкны Татарстанның Алабуга музеенда да күрергә мөмкин булачак. Оренбур сәнгать музееның җирле шәл бәйләүчеләргә багышланган мамык шәле күргәзмәсе үзенең эшен 8 гыйнварда башлый. Музейда шәл бәйләүдә мастер класслар да оештырыла.
XS
SM
MD
LG