Accessibility links

Кайнар хәбәр

2013 елның биш иң кызыклы техник җиһазы


Nexus 7 җайланмасын Сеулда тәкъдим итү чарасы
Nexus 7 җайланмасын Сеулда тәкъдим итү чарасы

Елдан ел тормышыбызга техник җиһазлар, заманча әйткәндә “гаджетлар” күбрәк керә бара. Яңа әсбаплар, акыллы смартфоннар турында хәбәрдар булмаган кешегә заман белән бергә атлау шактый кыен хәзер. Шуны истә тотып Азатлык 2013 елга нәтиҗә ясау кысаларында узып барган елның иң кызыклы биш техник җиһазын тәкъдим итә.

Узып баручы елда техник җиһазлар ярышында инде монополистлар булып танылган зур брендлар гына түгел, ә бу өлкәгә керә генә башлаган ширкәтләр дә бар. Шулай да, өстенлекне һаман Apple, Google кебек “гигантлар” тота.

1. Трансформерлар

2013 елда иң зур техник яңалыкларның берсе – трансформер ультрабукларның популярлашуы. Бу, үзенчә, ноутбук белән планшетны кушу нәтиҗәсендә туган җиһаз. Алар күптән чыкса да, Acer, Lenovo, Asus һәм, әлбәттә, Microsoft белән Google ширкәтләре нәкъ бу елда трансформерларны күпләп чыгара башлады.

Кайбер күзәтүчеләр фикеренчә, бу төр җиһазлар өчен көрәш әле башлана гына. 2014 елда аларның тагы да популярлашуы көтелә.


2. Retina дисплейлы iPad mini һәм "арзан" iPhone 5C

iPad Mini һәм iPad Air (у)
iPad Mini һәм iPad Air (у)
Бу елда данлыклы Apple ширкәте яңа iPad Air белән бергә икенче буын iPad mini да чыгарды. Аның төп үзенчәлеге – 1024х768 нокталы Retina дисплее. Яңа җиһаз тиз арада популяр булды, халыкта ул “фәкыйрьләр өчен iPad” буларак танылды. Чыннан да, быелгы җиһазлар элеккеләре белән чагыштырганда арзанрак.

Шул ук “бюджетлы” җиһазлар тезмәсен iPhone 5C дәвам итте. 2012 елда iPhone 5 тәкъдим ителгәннән соң бер ел узгач аның төрләнешләре булган iPhone 5S һәм iPhone 5C сатыла башлады. Җайланманы беренче булып сатып алырга теләүчеләр сәгатьләр буе чират торды.

Шулай да, кайбер скептиклар Стив Джобс үлеменнән соң Apple-да яңа идеяләр беткән дип саный. Алар ширкәттә зур кризис башлануын фаразлый.

3. Тылсымлы күзлекләр

Google хуҗасы Сергей Брин Google күзлеген кигән
Google хуҗасы Сергей Брин Google күзлеген кигән
Google-ның "тылсымлы" күзлекләре турында Азатлык 2012 елда ук хәбәр иткән иде. Ул вакытта бу күзлекләрнең чыгачагына күпләр ышанмый иде. 2013 елда Google тест рәвешендә чикләнгән күләмдә беренче партияне чыгарды. Ягъни, алар инде чынбарлыкка әйләнде. 2014 елда күзлекләр ачык сатуга чыгар дип көтелә.

Google Glass җиһазы әле чыгып өлгермәде интернетта аны кулланудан зур зыян булачак дигән хәбәрләр таралды. Канунга каршы видео төшерү (мәсәлән, кинотеатрларда), урамда һәлакәтләр, реклама артачагы һәм башка факторлар тәнкыйть утына тотыла.

Шул ук вакытта Gartner фаразына күрә, эре ширкәтләр бу күзлекләрне кулланудан 3-5 ел эчендә $1 млрд-ка кадәр экономиягә ирешә ала.

4. Акыллы сәгать

"Акыллы сәгать"
"Акыллы сәгать"
“Акыллы сәгать” ярдәмендә смартфоннар белән идарә итү идеясе инде күптән яши. Тик аны тормышка ашыру җиңел эш булып чыкамды. Sony һәм Motorola берничә модель чыгарып караса да, уңышка ирешә алмады. Батареясы тиз бетә, кечкенә сенсор төймәләргә басу да шактый авыр булып чыкты.

Forbes журналы үзенең “Елның төп гаджетлары” исемлегенә Pebble Smartwatch дигән “акыллы сәгать”не кертте. Ул бик гади булса да, сенсация тудырда алды. Сенсоры юк, бары тик гади төймәләр генә. Дизайны да юк дәрәҗәсендә.

Pebble Smartwatch ярдәмендә Android яки iOS-лы смартфонга Bluetooth аша тоташып, SMS-лар, электрон почта яки социаль челтәрләрдәге хәбәрләрне укып була. Алар, әлбәттә, вакытны да күрсәтә, хәбәрләр килгән саен тавыш чыгара. Батареясе 5-6 көнгә җитә.

5. Google Chromecast

Chromecast җиһазы
Chromecast җиһазы
Chromecast дигән җиһазны башкача флешка зурлыгындагы видеоплеер дип атап була. Кыяфәте белән ул чын флеш картаны хәтерләтә. Бердәнбер аермасы: анда USB түгел, ә чын HDMI-порт.

Chromecast Wi-Fi аша теләсә нинди смартфон, планшет, ноутбук яки компьютер ярдәмендә идарә ителә. Ул YouTube, Netflix йә Google Play-дан теләсә нинди видеоны йөкләп, аны телевизорда күрсәтә ала.

Chromecast шулай ук теләсә кайсы смартфоннан һәм планшеттан да видео күрсәтә ала. Иң кызыгы, бу юлы Google үзенең көндәше булган Apple продукциясен дә исәпкә алды.

* * * *

Бу күзәтүгә әлбәттә башка кызыклы җиһазларны да кертеп булыр иде. Мисал өчен, Русиядә чыгарылган YotaPhone смартфоны, хәрәкәтне сизә торган Leap Motion, кәкрәя алган телевизор мониторы һәм башка җиһазлар да исемлеккә керергә лаеклы. Без аларның иң-иңнәрен сайлап алдык.

2014 елда, һичшиксез, яңа җиһазлар барлыкка киләчәк. Азатлык алар турында да хәбәр итәргә тырышыр.
XS
SM
MD
LG