Accessibility links

"Татарстан президент атамасын үзе бирәчәк"


Казан, Кирмән урамы
Казан, Кирмән урамы

Җәмәгать эшлеклеләре, журналистлар Азатлык сәхифәсендә 2014 елда Татарстанда булачак өч әһәмиятле вакыйганы фаразлый.

Продюсер, җәмәгать эшлеклесе Илфак Шиһапов фикеренчә, президент атамасын Татарстан үз куллары белән Мәскәүгә бирәчәк, республика җитәкчелеге халыкара мәдәни чара уйлап табачак, халык атом электр станциясен төзүгә каршы чыгачак.

"Беренчедән, 2014 елда президент атамасын үзебезнекеләр бирер дип уйлыйм. Башкортстанда хәзер республика җитәкчесе башлык, урысча глава дип атала. Мин үзем Татарстан җитәкчесенең саф татарча атама белән аталуын теләр идем. Башлык түгел әлбәттә, ниндидер башка конкрет исем кирәк. Хәзер президентлар күп. Банк, футбол клубы һәм башка оешмаларның президентлары бар. Президент ул кадәр ябышып ятарлык атама түгел, минемчә. Икенче яктан, кайберәүләр бу гамәлне Татарстанның суверенлыгын бетерү өчен эшләнде дип тә бәяләячәк. Саф татарча исем белән аталу яхшырак та булырга мөмкин.

Илфак Шиһапов
Илфак Шиһапов
Мин президент атамасын бирүдән үзем әллә ни зур фаҗига күрмим. Гади халыкка президентмы, ханмы, патшамы – ул барыбер җитәкче. Казан алынганнан соң 200 ел узгач та урыс патшасын татарларда хан дип атау традициясе яшәп килгән. Икенче яктан карасак, әле дә хәтерлибез, узган гасырның 70-нче еллары азагында Леонид Брежневны әбиләр патша дип йөри иде. Халык җитәкченең урынын белә, аңа карата үзенең мөнәсәбәте бар, ә аның ничек аталуы ул кадәр үк мөһим түгел. Иң мөһиме – җитәкченең республикада күпме вәкаләтләргә ия булуында", ди Шиһапов.

Аның фикеренчә Татарстан 2014 елда халыкара чаралар үткәрү чылбырын дәвам итәчәк, чираттагысы мәдәни вакыйга булырга мөмкин.

"95%ка иманым камил, Татарстан җитәкчелеге 2014 елда тагын ниндидер халыкара чара уйлап табар дип ышанам. Төрле чаралар 1000 еллыктан башланды. Бүген мин Казанда яшәвем белән чын күңелдән горурлана алам. Бөтен Русиядәге таныш булган татарларым хәзер исләре китеп Казанга сәяхәткә йөри. Бу ритмны югалтмас өчен җитәкчелек тагын берәр нәрсә уйлап табар дип уйлыйм.

Мин үзем бик зур, гигант төрки фестиваль булуын бик теләр идем. Тарихи яктан караганда, татар халкы үзенең активлыгы белән башкалардан алда торган. Үтәмеш хаҗи да, үз вакытында Урда таркалгач, кемнәрдер бәк, кемнәрдер би, төрекләр солтан булып калганда да татарлар хан булып калды, дип әйткән. Татар халкы һәрвакыт төрки дөньяны әйдәп баручы халык булырга тиеш.

Татарстан җитәкчелегенең спортта башка фатанзияләре калмады инде. Хәзер мәдәни якка борылырлар дигән хыялым һәм күпмедер дәрәҗәдә фаразым да бар", ди Шиһапов

Атом станциясе төзүгә татарстанлылар юл куймаячак
2013 ел ахыры якынлашканда Русия хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев, Татарстан халкы каршы булганга төзү тукталган атом станциясен кору кирәклеген күтәреп чыкты. Шиһапов Татарстанда Кама Аланы атом электр станциясен төзү эшләрен яңадан башларга халык юл куймаячагын әйтә.

"Кама аланы 70-80%ка төзелгән корылма иде. Дөресен әйтсәк, бу станциягә чынлап торып ихтыяҗ да юк. Икенчедән, Татарстан халкының үзгә холкы бар. Хәзер милли мәсьәләләргә, сәяси проблемнарга да фитараф ул, ләкин үзенең исәнлегенә, үзенең хокукларына чынлап торып кагылганда шактый бердәм. Атом станциясен тагын кузгатырга теләсәләр Татарстан халкы моңа юл куймас дип уйлыйм. Мисал өчен, балыкчыларның хокукларын кыса башлагач кына да меңнәрчә кеше каршылык чарасына чыкты. Әгәр атом станциясен төзеп бетерү тагын күтәрелә башласа халык үз сүзен өздереп әйтер дип уйлыйм мин", дип белдерде Азатлыкка Шиһапов.

* * * *

Хөрмәтле укучылар! Сез дә 2014 елга фаразларыгызны фикер белдерү бүлегендә калдыра аласыз.
XS
SM
MD
LG