Accessibility links

Кайнар хәбәр

2013 йомгаклары: Удмуртия татарлары


Милли оешма җитәкчеләре Ринат Баттал (с), Фнүн Мирзаянов һәм Равил Шәрифуллин
Милли оешма җитәкчеләре Ринат Баттал (с), Фнүн Мирзаянов һәм Равил Шәрифуллин

Милли оешмалар 2013 елда татар сыйныфларына игътибарны арттырган. Нәтиҗәне киләсе еллар күрсәтер дип өметләнәләр.

Удмуртия ТИҮе җитәкчесе Фнүн Мирзаянов сүзләренчә, 2013 елны милли оешмаларның берләшеп эшләү елы дип атарга мөмкин. Февраль аенда булып узган ТИҮ шура җыенында еллык план кабул ителгән. Анда билгеләнгән эшләр тулысынча диярлек гамәлгә ашырылган. Иң беренче чиратта Удмуртиянең төньяк районнары белән элемтәне ныграк булдыру максат итеп куелган. Моңа халыклар дуслыгы йортыннан районнарга белгечләр билгеләү дә этәргеч биргән.

Диана Касимова республиканың төньягында урнашкан Балезино, Юкамен, Глазов, Красногорье төбәкләрендә гомер итүче милләттәшләребез белән актив эшләгән. “Бу милли оешмаларга татарларның ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә хөкүмәт ресурсларын файдалану мөмкинлеге барлыкка килүе дә сөендерә. Бу юнәлештә эшне 2014 елда да дәвам итәргә ниятлибез”, диде Удмуртия ТИҮ җитәкчесе.

Мәктәпләр белән эшләү, бакчаларда чараларда катнашу – иң мөһиме, татар теле укытыган мәктәпләрнең җитәкчеләре белән очрашу гадәткә әверелде.

Соңгы елларда татар сыйныфларына туплау проблема булып тора. Татар сыйныфларына балалар туплауда кызыксындыру чараларын уйларга кирәклеге хакында җиткерде Удмуртия татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе Равил Шәрифуллин. “Татар гимназиясе берничә дистә ел элек төзелгән. Иң мөһиме – заман таләпләренә туры килгән бина булса, мәктәптә татар теле белән беррәттән чит телләргә һәм физика, математика фәннәрен үзләштерүгә игътибар бирелсә, шулай ук заманча спорт залы, бассейн да балалар һәм ата-аналарны кызыксындыру өчен тагын бик кирәкле пункт булыр иде. Әлегә татар сыйныфлары булган мәктәпләрнең биналары бу таләпләргә туры килми. Шуңа да татар сыйныфларын компьютерлар белән булса да тулысынча тәэмин итүне шарт итеп куйдык”, диде Равил әфәнде. “Моны хәл итү юлларын эзлибез. Дәүләт структураларында сөйләшүләр алып барабыз”, диде Фнүн Мирзаянов.

Мисал итеп ул милли оешмалар Удмуртия дәүләт шурасының мәгариф комиссиясе, мәгариф һәм милли сәясәт министрлыкларында да сөйләшүләр алып баруын китерде.

Балалар бакчаларында чараларда катнашу, мәктәпләрдә очрашуларда милли оешма вәкилләре еш була. Кулларыннан килгәнчә төзекләндерү эшләрендә дә катнашалар. Әмма татар сыйныфларына балалар туплау соңгы елларда проблема булып тора. Моны хәл итү юллары хакында әле шушы көннәрдә генә Ижау шәһәренең 12 санлы мәктәбендә дә сөйләшү булды. Киләсе уку елына татар сыйныфын тулысынча компьютерлаштыруны милли оешмалар үз җилкәсенә алды, дип җиткерделәр милли оешма җитәкчеләре Равил Шәрифуллин һәм Фнүн Мирзаянов.

2013 елда Татарстан игълан иткән грантка ия булу өчен дә милли-мәдәни автономия тарафыннан күп көч куярга туры килде дип җиткерде Равил Шәрифуллин. Беренче грант Ижау педагогика көллиятендә кадрлар әзерләү өчен булса, икенчесе – “Яңарыш” газетасы эшчәнлеген киңәйтүгә тотылачак.

Милли оешмалар мәчетләрдә имамнарның вәгазьләрне татар телендә алып баруы турында да кайгырта. Шулай ук төбәкләрдә туган тел өйрәнү факультативларын ачуда да ярдәм ителгән. Берничә төбәктә милләттәшләребез берләшеп, үзләре шундый укулар оештырган, аларга методик әсбаплар, китаплар белән ярдәм итү күздә тотыла киләсе елда, дип ышандырды ТИҮ җитәкчесе Фнүн Мирзаянов

Шулай ук 2013 ел “Татар кызы” бәйгесе белән истә калачак. Балалар өчен музыкаль фестиваль дә кызыклы узды. Быел бу сәнгать бәйгесен зоналарга бүлеп уздырдылар. Аның йомгаклау концерты беренче тапкыр районда – Балезино төбәгенең Кистем авылынды узды.

Әдәбият өлкәсендәге уңышлар сөендерде

2013 елда Удмуртиядә яшәп иҗат итүче милләттәшләребез өчен аеруча уңышлы булды. Тарихта беренче тапкыр тупланып килгән әсәрләр чыгару елы булды дип әйтергә мөмкин. Удмуртия язучылар берлеге каршында оешкан татар авторлары бүлеге җитәкчесе, шагыйрь Ринат Баттал сүзләренчә, ел дәвамында унбер китап дөнья күргән. Шушы көннәрдә Удмуртия язучылар берлеге рәисе Егор Загребин белән очрашуда татар авторлары өчен аерым бүлмә булачак дип ышандырганнар. Шулай итеп татар авторларына очрашып, аралашу өчен мөмкинлек артачак.

Милләттәшләребез әдәби кичәләр уздыруны кайтаруны максат итеп куйды. Язайларында беренче очрашулар узды да. Язучылар белән очрашулар, гомумән, традициягә әверелде. Февральдә Воткинскида яшәп иҗат иткән Риза Шәфинең туган көне уңаеннан Татарстаннан зур делегация Ижауда мәктәпләрдә укучылар белән очрашты, алар балаларн сәнгатьле укуларын бәяләде, Муса Җәлил китапханәсендә китап укучылар белән аралашты, мәдәният йортында сәнгать бәйрәмендә катнашты.

Габдулла Тукайның туган көнен дә зурлап билгеләп үтәдә язучылар актив катнаша. Көз айларында татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре дә зурлап уздырылды.

Ринат Батталны татар авторлары арасында яшь каләм тибрәтүчеләр аз булуы борчый. Элек Удмуртия заводларына күпләп яшь белгечләр юлланма белән килсә, соңгы ике дистә елда бу агым беткән. Үзебезнең җирлектә яшь авторларны үстерүгә игътибар юнәлтергә дигән фикердә язучылар берлеге.

2014 елдан Удмуртия татарлары өчен яңа татар басмасы булачак. Дәүләт шурасы каршында чыгып килүче “Новое время” газетасына татар телендә кушымтаны Ринат Баттал үзе әзерләячәк.

2013 ел азагында гына Удмуртия авторларының өч китабы нәшрияттан чыкты. Җәй айларында удмурт язучысы Вячеслав Ар-Сергиның татарчага тәрҗемә ителгән шигырьләре, көзен галим Риф Насыйбуллинның “Русча-удмуртча-татарча сүзлеге” Казанда дөнья күрде. Киләсе елда да татар авторларының берничә җыентыгы шулай ук Казанда басылып чыгар дип өметләнәләр.
XS
SM
MD
LG