Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскидагы татар басмасы ун еллыгын билгеләде


Чәй өстәле
Чәй өстәле

Бүгенге көндә Омски өлкәсе татарлары өчен бердәнбер матбугат чарасы булган "Татар дөньясы" газетасы бу көннәрдә ун еллык юбилеен билгеләде.

Юбилей кичәсе газетаның оештыручысы һәм иганәчесе, шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Тамир Әлимбаевның «Енисей» ширкәтендә узды. Кичәдә редакция активыннан башка Омскидан һәм авыл-районнардан актив язучы хәбәрчеләр, газетаның беренче оештыручылары Хәлил һәм Хәким Садыйковлар, өлкә һәм шәһәр хакимиятләре вәкилләре булды, «Умырзая» ансамбленең «Моң» иҗат төркеме җырчылары һәм башкалар катнашты.

Гөлсинә Әхмәрова
Гөлсинә Әхмәрова
Юбилей чарасын газетаның редакторы Гөлсинә Әхмәрова ачып җибәрде. Кереш сүзендә ул, Омски татарларының 2003 елның декабрендә беренче саны дөнья күргән «Татар дөньясы» газетасының бүген 101нче саны чыкты, газета бүгенге көндә сигез битле, тулы төсле булып, урыс һәм татар телләрендә нәшер ителә, 2500 тиражлы булып бастырыла, 2011 елның июль аеннан бирле һәр саны Казаннан җибәрелеп торучы «Атна вакыйгалары» кушымтасы белән чыга, дип кыскача белешмәләр бирде. Гөлсинә ханым басманың татар халкының үзенчәлекле мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә, Омски татарларын берләштерүгә юнәлтелгән булуын ассызыклады, газетаның ни дәрәҗәдә танылган булуы, ниндидер юллар белән Русиянең төрле шәһәрләренә – хәтта Калининградка кадәр барып җитүе турында да бәян итте.

Омски өлкәсе мәдәният министрлыгы хезмәткәре Нурбол Әлҗанов та үзенең чыгышында, газета укучыларның географиясе киң булуы, хәтта якын чит илләргә, төгәл әйткәндә Казакъстанга кадәр барып җитүе хакында сөйләде. Өлкә башлыгы сүзләре белән әйткәндә, дөрестән дә, ун елдан соң басма сынау үткән һәм өлкә матбугаты арасында лаеклы урын алган газета дип ныклы ышаныч белән әйтергә мөмкин, диде ул.

Гомумән, чыгыш ясаучыларның һәммәсе Омски татарларының «Татар дөньясы» газетасын эчтәлеге, бизәлеше ягыннан да, Омски өлкәсендә генә түгел, башка төбәкләрдә дә танылган булуы белән дә бүгенге көндә бәя биреп бетергесез басма булуын билгеләделәр.

Тамир Әлимбаев үзе газетаның беренче адымнарын искә төшерде:

Хәлил Садыйков
Хәлил Садыйков
"Ул вакытта татар мохтариятен җитәкләгән Садыйковлар тырышлыгы белән булдырылган басманы ун ел дәвамында даими чыгарып киләм. Ходай язса, тагы да ун ел, ун гына түгел, күпкә артыграк еллар да нәшер итәргә, аннан соң да ышанычлы кулларга тапшырып калдырырга мөмкинлек табармын. Халкым өчен газета чыгара, аны финанслый алуым өчен, шушы вакыйганың – минем тормышымда булуы өчен мин язмышыма рәхмәтлемен. Күпләр миннән сорыйлар – нәрсәгә кирәк сиңа ул газета, нәрсә бирә ул сиңа, дип. Бер сүз белән генә җавап биреп булмый мондый сорауга. Беренчедән, тәрбия нәтиҗәседер дип уйлыйм, әтием-әнием шулай тәрбияләгән, кешеләргә яхшылык кылу, файда китерү балачактан күңелгә сеңдерелгән. Икенчедән, 90нчы елларда татар хәрәкәтенең башында торган бертуган Садыковлар белән танышуымның йогынтысы дип тә уйлыйм.

Моннан биш еллар элек авыр, катлаулы вакытлар булды, ике ай газета чыкмады, инде туктатырга туры килер дип тә уйладым. Әмма бик күп хатлар килә башлады һәм шул чакта аңладым – газетаны укыйлар, аңа ихтыяҗ бар, димәк, ул кешеләргә кирәк, финанслау ничек кенә авыр булмасын, туктатырга ярамый, дигән ныклы фикергә килдем. Нәрсә мине гаҗәпкә калдыра: газетада эшләүчеләр хезмәт хакы да алмыйлар, шуңа карамастан, бер риясыз басмага ярдәм күрсәтәләр, шушы хәл дә миңа ныклык бирә, рәхмәт аларга, алар алдында баш иям һәм газетаны киләчәктә дә нәшер итәчәкмен", дигән сүзләр әйтте Тамир әфәнде.

Өстәп шуны да әйтергә кирәк, газетаны өлкә күләмендә әбүнәчеләргә җиткерүне дә Тамир Әлимбаев үз өстенә алган.

Омски газетасының юбилей чарасы рус телендә барды, чыгыш ясаучылардан бары тик инде сигез еллап газетада татар телендәге язмаларны тикшерүче булып торучы Нурия Кучукова гына татарча сүз әйтте. Аерым алганда, Нурия апа Тамир әфәндегә рәхмәтләрен белдерде, исәнлек-саулык теләде, күз тимәсен, дип декоратив төймә бүләк итте.

"Татар дөньясы" газетының юбилей кичәсе
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:18 0:00

Тарих фәннәре кандидаты, газетаны Себер татарлары тарихы турындагы язмалар белән тулыландырып торучы галимә Светлана Корусенко юбилей белән тәбрикләп Тамир Әлимбаевка үзенең хезмәтләреннән күптән түгел нәшер ителгән монографиясен бүләк итте.

Юбилейга газетаның махсус саны чыгарылды. Аның сәхифәләрендә төрле төбәкләрдән – Татарстаннан, Төмән өлкәсеннән, Тубылдан, Оренбурдан, Уфадан, Самардан, Ижаудан, Сембердән, Семейдән һәм башка шәһәрләрдән юлланган күпсанлы тәбрикләүләр, Төмәндә нәшер ителә торган «Хикмәт» газетасының баш мөхәррире Бибинур Сабированың һәм тарих фәннәре кандидаты, язучы һәм мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың аерым котлаулары урнаштырылган.

Юбилей саны
Юбилей саны
Беренче битендә Татарстан республикасы президенты Рөстәм Миңнехановның, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закировның, Омски өлкәсе башлыгы Виктор Назаровның, Омски мэры Вячеслав Двораковскийның, Русия думасы депутаты Олег Смолинның һәм Себер ягы диния идарәсе мөфтие Зөлкарнәй Шакирҗановның тәбрикләүләре, «Татмедиа» агентлыгының рәхмәт хаты куелган.
XS
SM
MD
LG