Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Олимпиада утын ясалма шатлык күрсәтеп каршыладылар


Олимпиада уты Казан Кирмәнендә Илсур Кәримуллин кулында
Олимпиада уты Казан Кирмәнендә Илсур Кәримуллин кулында
Яңа ел төне алдыннан Сочи Олимпиадасы утын Татарстан башкаласы урамнары буйлап йөрттеләр. Утны каршыларга мәктәп укытучылары, балалар бакчалары хезмәткәрләре өстән күрсәтмә булганга мәҗбүри чыкты.

“Авырыйсыңмы, авырмыйсыңмы – анда төшкән эшләре юк. Бөтен кеше дә ут кыршыларга чыкты. Минем тавышым беткән, әзрәк температурам да бар иде. Әле ул гына да түгел, алдан ук әйтеп куйдылар, без шатлык күрсәтеп елмаерга, кул чабарга тиеш идек”, дип белдерде Казандагы бер балалар бакчасы хезмәткәре.

Казанның 165-нче мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы сүзләренчә, ут каршыларга башта укучылар да чыгарга тиеш булган, әмма көне килеп җитәрәк балаларны чыгармаска булганнар.

“Без утны “Казан-Арена” стадионында каршыларга тиеш идек. Анда тимераякта шуу урыны ясаган булганнар. Ул эрегән. Чыптыр-чыптыр килеп йөри-йөри аякларыбыз туңып бетте. Ниндидер концерт барды. Утны көттек, әмма туңып түзәрлегебез калмагач, качып өйгә кайттык. Мәктәп директорлары һәр укытучыны килгәнме-юкмы дип санап куйган иде инде”, дип сөйләде ул Азатлыкка.

Казанда Олимпиада утын йөртү иртүк Универсиада авылында башланды. Аннан ул шәһәр үзәгендә, Кирмәндә булды. Ленин дамбасы буйлап Яңа-Савин районына юл алды. Эстафета "Казан-Арена"да тәмамланды.

Олимпиада утын йөртүче тугыз меңенче кеше казанлы Илсур Кәримуллин булды. Сочи Олимпиадасы башланганчы бу утны Русиядә барлыгы 13 мең кеше йөртәчәк. Казан ут килгән шәһәрләр арасында 96-нчы булды.

Ут төрле хәлләргә дучар булды. Төрле шәһәрләрдә ул берничә тапкыр сүнде. Курганда аны йөрткән 73 яшьлек Вадим Горбенко йөрәк өянәгеннән үлде.
XS
SM
MD
LG