Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:24

Латвия евро акчасына күчте


Латвия 1 гыйнвардан евро акчасын куллана башлады, Болгарстан һәм Романия ватандашларына 2014 елның 1 гыйнварыннан Европа Берлеге илләрендә эшләү өчен аерым рөхсәт кирәкми.

Латвия халкының күпчелеге еврога каршы булуга карамастан хөкүмәт һәм парламент аны кулланышка кертү карарын кабул итте.

Бүгенге көнгә кадәр Болгарстан ватандашлары Европа Берлегенең 17 илендә эшли ала иде. Быелдан алып болгарлар Германия, Австрия, Бельгия, Франция, Люксембург, Мальта, Нидерланд, Британия һәм Испаниягә дә барып эшли ала.
Романия һәм Болгарстан берлеккә 2007 елда керде. Бу ике илгә җиде еллык күчеш чоры бирелде.

XS
SM
MD
LG