Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ислам хезмәттәшлеге оешмасына яңа рәис билгеләнде


Ислам хезмәттәшлек оешмасы рәисе итеп Лияд Мәдәни билгеләнде. Мәдәни үз макстатын "65 әгъза ил арасында хезмәттәшлекне ныгыту" дип билгеләде.

Лияд Мәдәни – бу вазифага билгеләнгән беренче согуди. 2005 елга кадәр ул Согуд Гарәбстанының Хаҗ министры, 2005-2009 елларда мәдәният һәм мәгълүмат министры булган. Моннан тыш ул патша Абдулла бин Абдүлазизнең торак төзелеше фондын җитәкли.

Профессор Әкмәлетдин Ихсаноглу бу вазифада тугыз ел эшләде. Дөньядагы иң тәэсирле мөселманнар исемлегендә беренче 50лектә булган Ихсаноглуның Татарстанга күп мәртәбә килгәне бар. Аның чакыруы белән Татарстан президенты Согуд Гарәбстанына барды.
XS
SM
MD
LG