Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мөфтият киң даирәгә таянырга тиеш"


Татарстан мөфтияте
Татарстан мөфтияте

Казанда ислам темасына язучы журналистлар актуаль мәсьәләләр турында сөйләшү өчен "түгәрәк өстәл"ләр оештырмакчы. Кайбер гади мөселманнар белән мөфтият арасында фикер төрлелеге хөкем сөрә.

Дүшәмбе көнне Казанда “Татар журналистикасында ислам темасы” дигән түгәрәк өстәл утырышы узды. Шунда islam-portal.ru сәхифәсе мөхәррире Айзат Шәймәрданов ислам журналистлары клубын оештыруны тәкъдим иткән.

“Ватаным Татарстан” газетасы журналисты Рәшит Минһаҗ сүзләренчә, мондый клублар, берлекләр инде шактый оештырылган, әмма тормышчан булмаган. Ул аны башка формада булдыру яклы. Бу хакта аның үзе белән сөйләштек.

Рәшит әфәнде, сезнеңчә, бу нинди формада булырга тиеш?

– Минемчә ул берәр актуаль мәсьәләгә багышланган "түгәрәк өстәл" формасында оештырылырга тиеш. Мисал өчен Азатлыкка “Казан нуры” мәчете имамы Рөстәм Зиннуров әңгәмә бирде. Мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм Батров info-islam.ru сәхифәсендә аңа җавап кайтарды. Әлбәттә Батров аны Азатлыкка бирергә тиеш иде. Менә шундый бәхәсле мәсьәләләр килеп туган очракта әлеге кешеләрне чакырасың да "түгәрәк өстәл" ясыйсың. Аны Русия ислам университеты каршында оештыру турында сүз бара. Актуаль мәсьәләләр турында сөйләшергә кирәк. Җәмгыятьтә фикер хөрлеге җитми. Бу иң зур проблемнарның берсе.

Дәүләт массакүләм мәгълүмат чаралары мөфтияткә әзме-күпме оппозициядә булган мөселманнарның фикерен бик яктыртмый.

– Дәүләт басмаларында эшләүче журналистларга алай итеп языгыз, болай итеп языгыз дип әйтүче юк. Һәр журналистның фикер йөртүенә бәйле, кемдер-кемгәдер симпатия белән яки антипатия белән карарга мөмкин. Мисал өчен, кемдер "фәйзрахманчылар"ны бердәнбер татар сектасы, икенчеләре анардан зыян килә, ди. Шул ук "Хизб ут-Тәхрир" хәрәкәтенә килгәндә дә шулай. Мин инде 7-8 ел элек үк Чистайдан чыкканда “Тәхрир” дигән кибетне күргән идем һәм бу хакта мөфтигә әйттем. Бу “Хизб ут-Тәхрир”гә ишарә, дидем. “Әй, анда нәрсә язмаслар инде”, диде. Шул ук вакытта игътибар итәргә була иде. Яшьләр арасында радикал идеяләр тизрәк таралучан, чөнки алар дөньяны тизрәк үзләштерергә тели.

"Хизб ут-Тәхрир" бит бөтен дөньяда тыелмаган?

– Әйе, әмма ул бит Русиядә тыелган. Аларның җәлеп итә торган идеяләре бар. Шулай да алар корал кулланмаска диләр. Чыннан да алар корал кулланмый. Әмма тыелган икән инде, нишлисен. Әйтик, ваһһабчылык тыелмаган. Ул согудларның рәсми идеологиясе. “Хизб ут-Тәхрир” өчен сине утыртып куярга мөмкиннәр. Тыелмаган алымнар белән дә эшләү юллары күп. Шул ук инвалидларга, сукырларга ярдәм итү. Андый ярдәмгә мохтаҗлар бик күп.

2013 елны “Хизб ут-Тәхрир”чылар күп тоткарланды, ә гомумән Татарстан мөселманнары өчен нинди ел дип бәяләргә була?

Рәшит Минһаҗ
Рәшит Минһаҗ
– Шактый болганчык дип әйтимме, катлаулы ел булды. Ел башында Илдус Фәиз мөфтилектән китте. Әлбәттә ул инде китәргә тиеш иде, чөнки татулык урнаштыра алмады. Аның урынына икенче мөфти килде. Җәй башында бер мәчеткә ут төртмәкче булдылар. Ел азагында чиркәүләрне яндырдылар. Татарстандагы татулыкны бозарга теләүчеләр бар, әмма аңа кискен шигарләр белән түгел, ә акыллы итеп җавап бирергә кирәк.

Әлбәттә Татарстандагы тынычлыкны бозарга теләүчеләр арасында өченче көчләр дә, "бишенче колонна" да булырга мөмкин. Кемдер Татарстанның республика булуын да, кемдер президенты булуын да теләмидер. Менә шундый астыртын эшләүчеләргә каршы акыллы, тыныч итеп җавап бирергә кирәк, чөнки киресе булганда тынычлыкны бозарга теләүчеләргә бу азык кына булачак. Татарлар бу илдә азчылык. Тупас көч күрсәтеп үзебезгә зыян гына китерәчәкбез.

Республикада бәлкем мәсьәләләрне тыныч кына хәл итәргә телиләрдер, әле бит Мәскәү бар.

– Нәкъ шулай. Шул ук Волгоградта да башта бер шартлау булды, аннары икенчесе булды. Монда мәскәүләр дә тырышырга мөмкин, диләр. Шул ук вакытта икенчесе булмас та иде, мөгаен, радикаллар эшедер, диелде. Беркемнең дә кулыннан тотканнары юк. Былтыр җәй көнне Татарстанда булган теракттан соң мөселманнарны гаепләделәр, ләкин бүгенге көндә мәхкәмә каршына баскан һәм гаепләнгән кеше юк. Кемнәрдер үлеп китә дә аларга сылтап калдыралар, чынлыкта дөресен белмибез. Чиркәүләр яндыруда да мөселманнар эше булуында шик туа. Бәлкем “Дальний” бистәсендәге шампан шешәләрен куллану кебек шундый юл белән җинаятьне таныту бардыр. Мөселманнарга да шулай эшләгәннәрдер. Әлбәттә дәлилләр табу озак вакытка сузыла торган процесс, әмма ашыкмаска кирәк.

Мисал өчен берничә ел элек Кукмарада бер салым инспекторын үтергәннән соң, биш мөселман егетен утыртып куйдылар. Биш-алты елдан соң моның малае наркоман булганы ачыкланды һәм җинаятьчеләрне ул алып кергәне әйтелде. Кыскасы, гөнаһсыз егетләр җинаятьтә гаепләнеп төрмәдә утырып чыкты. Адвокатларга акчаны кызганмаска һәм ахырга кадәр барырга кирәк. Хаксызга рәнҗетелгәнсең икән, утырып чыкканнан соң да син Европа кеше хокукларын яклау мәхкәмәсенә барып җитәргә тиеш.

Шулай ук мөселманнарны чакырып аптыратканнар, ябып тотканнар икән, хокук саклаучылар алардан гафу үтенергә тиешләр иде. Бу инде дәүләт оешмаларында эшләүчеләрнең җаваплылыгында кала. Алар бит кем алдындадыр хисап тотарга тиеш.

Волгоградтагы хәлдән соң, терактлар өчен бөтен җаваплылык өлкә, республика җитәкчеләренә төшә дип әйтелде. Шул ук вакытта син бит ул җитәкчегә вәкаләт тә бирергә тиеш. Шул ук ФСБ, эчке эшләр министрлыгы да турыдан-туры Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка буйсынмый бит.

Нәкъ менә шул мөселманнарны эзәрлекләүләр башлангач Татарстан мөфтияте белән бер төркем мөселманнар арасында каршылык туды. Бигрәк тә интернетта мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм Батровка үпкә белдерүчеләр күп. Ничек уйлыйсыз, бу каршылык тагын да куерып китмәсме?

– Миңа калса Рөстәм Батров Вәлиулла Ягъкуб ролен башкармакчы була. Әлбәттә аңа кемгәдер бәя бирүдә ашыкмаска кирәк. Мөфти Камил Самигуллин яшь күренсә дә, акыллы егет. Аллаһ Тәгалә аңа сабырлык бирсен. Бәлкем алар тәнкыйтьне кабул итәләрдер, ләкин алар аннан дөрес нәтиҗә ясасыннар иде. Камил хәзрәтнең Коръән-хафиз булуы бик яхшы, ләкин бу гына җитми. Ул беренче чиратта сәяси җитәкче булырга тиеш. Җирдән аерылмаска кирәк, мөфти хәзрәт кызганычка күбрәк чит илләрдә йөри башлады, тар даирәдә эшли. Киң даирәгә таянырга кирәк. Яулык мәсьәләсендә ул катгый торды, ләкин ул гына да җитми. Тар даирә аны үз йогынтысында гына тотарга тиеш түгел. Халыкка таянмаса озак тора алмаячак. Кайчандыр оппозициядә саналган имамнарга да таянырга, журналистлар фикеренә дә колак салырга кирәк.

Шул ук вакытта халык яклаган имамнар да үз урыннарында кала алмады. Бу очракта мин Рамил хәзрәт Юнысны истә тотып әйтәм.

– Ул бит шундый вакытка эләкте. Вәлиулла хәзрәтне үтерделәр, Илдус Фәизнең машинасына һөҗүм булды. Хакимияттә аның кайтуын бик теләп бетермиләр бугай, ә халык ярата икән, аны ник кайтармаска? Аннары Рамил хәзрәткә генә кайтарып калдырырга кирәкми. Акыллы, төпле имамнар тагы бар. Шул ук Әлмәттә дә мәсьәлә хәл ителмәгән. Анда Илдус Фәиз Рафикъ хәзрәтне куйган иде, аны алып ташладылар да икенчесен китереп куйдылар. Хәзер инде ваһһабчылыкта гаепләнгән кешеләр кире кайта дип әйтүчеләр дә бар. Хәл катлаулы. Иң беренче чиратта сабырлык һәм уртак тел табу кирәк.
XS
SM
MD
LG